Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 Май 2022, 14:38

Заложник балалар кемне күргән?

Бу вакыйга 1986 елда була.

Руфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

      Бу вакыйга 1986 елның 16 маенда АКШның Вайоминг штатында була. Ирле-хатынлы Дэвид Гэри Янг һәм Дорис Янг мәктәп бинасына үзләре белән корал һәм супермаркетларда азык-төлек салып кассага илтә торган арба зурлыгындагы бомба алып килгән. Һәм алар 154 баланы һәм 13 укытучыны заложник итеп алган. Җинаятьчеләр бер генә таләп куйган: алар балаларны һәм укытучыларны 300 млн. доллар акча биргәннән соң гына җибәрәчәк.

     Хокук саклау органы вәкилләре белән озын-озак сөйләшүләр башланган. Балалар курка, тынгысызлана, елый, кайберләрендә – истерика. Хәлне җайга салу, балаларны тынычландыру өчен укытучылар аларга белгән догаларын укырга кушкан. Малайлар һәм кызлар түгәрәкләп утырганнар һәм эчтән генә догалар укый башлаганнар. Шуннан соң бүлмәдә бераз тынычлык урнашкан.

      Тик балаларның дога укыган тавышлары Дэвидның ачуына тия башлаган. Һәм ул заложниклар утырган бүлмәдән чыгып китәргә уйлаган.  Чыгар алдыннан бомбаның дистанцион җайланмасын хатыны Дорисның беләзегенә беркеткән. Дорис нервлы, тынгысыз хатын булганлыктан, җайланма беркетелгән кулын тарткалап ала.

    Шартлау яңгырый...  Дорис Янг бик нык яраланган. Бүлмәгә йөгереп кергән Дэвид хатынының каты яралануын, исән калмаячагын аңлагач, аны атып үтергән.  Чарасызлыктан, уйлаган эшләренең барып чыкмасын аңлаганлыктан Дэвид үзе дә атылган.

     Заложникларның барысы да исән калган, аларның 79ы җиңел тән җәрәхәтләре һәм имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган.

       Әмма бу хәл-вакыйгада сәер һәм аңлаешсыз нәрсәләр күп.  Эш шунда ки, шартлау урынын карагач, белгечләр бик нык аптырп калганнар:  шулкадәр зур бомба шартлагач, нишләп мәктәпкә зыян килмәгән? Шартлау дулкыны зур булырга тиеш булган бит. Ул мәктәпнең зур өлешен җимерергә тиеш булган. Заложниклар да исән калмас иде. Ничек шулай булырга мөмкин?

     Балалардан бу хәл турында сораша башлаганнар һәм алар барысы бер авыздан... фәрештәләрне күрүләре турында сөйләгәннәр. Янәсе, тегеләре мәктәптә пәйда булганнар һәм балаларга курыкмаска, классның ерак почмагына күчеп утырырга кушкан. Кайбер балалар  ак киемдәге сыннар, кайсыберләре үлгән туганнарын күрүләре турында сөйләгән. Фәрештәләрнең  барысы да балаларны курыкмаска үгетләгән.

    Үсмерләр сөйләвенчә, бүлмәдәге һәр бала янында бер фәрештә торган. Фәрештәләрне күрмәгән балалар да булган, әмма алар һавада тавышлар ишетүләре турында әйткән. “Хәзер шартлау булачак, әмма сез курыкмагыз, бүлмәнең ерак почмагына күчеп утырыгыз!” дигән күрсәтмә алганнар.

       Балаларның барысы да – ә алар 154 кеше – бер үк төрле сөйләгән. Белгечләр бу хәлне чын-чынлап могҗиза дип атый, чөнки шулкадәр бала берьюлы бер үк сүзне сөйли алыр идеме икән?

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас: