Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 Май 2022, 15:10

Үзе сылу, үзе акыллы

Апрель гүзәле ачыкланды.

Үзе сылу, үзе акыллы
Үзе сылу, үзе акыллы

Мөлаем, ягымлы, матур һәм акыллы дигән сыйфатлар Лилия Мирданур кызы Рәфыйковага туры килә. Ул Борай районында туып-үскән. Бүгенге көндә Нефтекама шәһәренең өченче санлы мәктәбендә логопед-дефектолог булып эшли.

Үз һөнәренең нечкәлекләрен белеп һәм яратып башкара ул. Лилия әнисе - Борай өченче санлы урта мәктәбенең абруйлы укытучысы, Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы Мәсүфә Әюпова үрнәгендә яхшы мөгаллимә булган, күрәсең.

Лилия Мирданур кызы, тормыш иптәше Фәнис белән гаилә учагы кабызып, ике кыз үстерәләр: Сәфинә, Ясминә.

Ул кул эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Бик матур итеп шәлләр, кофталар, жилетлар, шарфлар бәйли.

Дөньяны шундый уңган һәм тырыш кешеләр - гүзәл затлар ямьләп яши.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: