Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 март 2022, 12:40

«Февраль гүзәле» кем?

Тавыш бирү буенча нәтиҗәләр билгеле булды.

«Февраль гүзәле» кем?
«Февраль гүзәле» кем?

Алдан хәбәр итүебезчә, “Өмет гүзәле” конкурсының ай саен бер гүзәлен билгелибез, ниһаять, тавыш бирү тәмам, беренче җиңүчене котлыйбыз.

Илеш районы Югары Яркәй авылы  сылуы - Айсылу Даянова (Мослыхова) “Февраль гүзәле” булды.

Айсылуның  исеме дә җисеменә туры килеп тора, үзе чибәр, үзе уңган, бар яклап та килгән ул.Җәй мизгеленең иң матур мәлендә, табигать яшелләнгән чорда дөньяга килә. Югары Яркәй авылында Миңсыллу һәм Илдус Мослыховларның үрнәкле гаиләсендә туып-үсә. Гаиләдә иң кече туган апасы-абыйсының яраткан сеңлесе. Югары белем алганнан соң, тормыш иптәше – Теләкәй авылы егете Динар Даянов белән кавышалар. Бүгенге көндә алар Нефтекама шәһәрендә яши.

Айсылу итәгатьле, акыллы, аш-суга оста, буш вакытларында спорт белән шөгыльләнә: тимераякта, чаңгыда шуарга ярата. Үзе водитель, үзе булдыклы, тугры иптәш, максатчан һәм тырыш та.

“Тормышны, матурлыкны яратам. Шуңа күрә һәр көннең яктылыгын, күркәмлеген тоеп яшим. Шушы дөньяның гүзәллеген күрә белү күңелләрне дә матурайта”, - ди Илеш кызы.

Читайте нас: