Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 февраль 2022, 09:11

Февраль

Милади (татар) тәкъвиме буенча әле Акман ае бара. Ул 21 гыйнвардан 21 февральгә кадәр сузыла. Февраль аена туры килә диярлек. Кышның уртасы, бөтен җирнең карга күмелгән мәле.

Февраль
Февраль

1 – Уфа шәһәрендә трамвай хәрәкәте ачылуга – 85 ел (1937).

Шагыйрь  Рәхмәтулла (Рәхмәтуллин) Салават Ибраһим улының  тууына – 80 ел (1942-2021).

4 – Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне;

Җырчы, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты Фәдис Рәхимҗан улы Ганиевка – 55 яшь (1967).

5 – Уфа шәһәрендә Башкорт дәүләт курчак театры ачылуга – 90 ел (1932).

5 – Язучы, курайчы Мәүлет Ямалетдинның (Мәүлетбай Байгилде улы Ямалетдинов) тууына – 75 ел (1947-2020).

8 – Русия фәне көне.

9 – Халыкара стоматологлар көне.

12 – Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның (Гарипов Рәми Ягъфәр улы) тууына – 90 ел (1932-1977).

13 – Бөтендөнья радио көне.

14 – Гашыйклар көне.

15 – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне.

16 – Шагыйрь, драматург Рафаэль Сафинның (Сафин Рафаэль Әхмәтсафа улы) тууына – 90 ел (1932-2002).

17 – Халыкара игелеклелек күрсәтү көне.

19 – Орнитологлар көне.

20 – Бөтендөнья социаль гаделлек көне.  

21 – Халыкара туган тел көне.

21 – Бөтендөнья экскурсовод көне.

Фельдшерлар көне.

23 – Ватанны саклаучылар көне

23 – Җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Гани улы Галимовка – 55 яшь (1967).

27 – Оптимистлар көне.

27 – Халыкара ак аюлар көне.

 

Уңышлы көннәр

Хирургик операцияләр өчен: 1, 3-5, 9, 10, 14, 16, 19, 21-27.

Тешне, аның нервысын алдыру өчен: 19-23.

Теш дәвалау, пломба куйдыру өчен: 10-14, 18-25, 28.

Сәяхәт, ял итү өчен: 2, 5-7, 13, 21, 22, 25-27.

Чәчәкләр утырту өчен: 4, 8-9, 12-14, 17, 19, 23-24.

Автомобиль яки торак сатып алу өчен: 7, 9, 10, 12, 14.

Никах, туй өчен: 4, 6, 11, 13 и 14.

Авырга узу өчен: 1-10, 12, 14-17, 19-21, 23-26.

Чәч кисү, буяу өчен: 6, 8, 10, 11 16-20, 27.

Маникюр һәм педикюр өчен: 7-11, 15, 17-21, 26, 27.

Ябыгу өчен: 2-15.

Пигмент таплары, сөялләрдән котылу өчен: 17-28.

Эпиляция, депиляция өчен: 1, 2, 4, 7, 11, 12, 24-26, 28.

Массаж өчен: 2-15.

Энергетик яктан уңышлы көннәр: 2, 3, 6-10, 13, 14, 17, 20-25, 27 и 28.

 

Авыр көннәр

Эш башлау өчен: 26.

Магнит давыллары: 4 (көчлесе), 8, 10-12, 16, 24.

Сәламәтлек өчен: 1, 15, 16 и 26.

 

Ай фазалары

Яңа ай – 1 февраль 08 сәгать 46 минуттан.

Ай үсә –  2 февральдән 15 енә кадәр.

Тулган ай – 16 февраль 19 сәгать 57 минуттан.

Ай кими –  17 февральдән 28 енә кадәр.

Ай тотылу  – юк.

Кояш тотылу – юк.

 

Фото чыганагы: avtor.rustih.ru

Февраль
Февраль
Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: