Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 июнь 2021, 17:52

Прививка ясату ничек бара?

КОВИД-19дан вакцина ясату буенча Башкортстан Русиядә алтынчы урынны били.

КОВИД-19дан вакцина ясату буенча Башкортстан Русиядә алтынчы урынны били.
Республикада коронавирустан массакүләм вакцина ясату дәвам итә. Башкортстанда үткән атна эчендә вакцинацияләү темпы 10 тапкырга артты.
Башкортстан Башлыгы Р. Хәбировның атна саен үткәргән оператив киңәшмәсе вакытында вице-премьер – БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин прививкалау уңаеннан мәгълүматлар китерде: 28 июньгә республикада беренче компонент белән 514817 кеше, икенчесе белән 367821 кеше вакцинацияләнгән.
Исегезгә төшерәбез: прививканы регистратурага алдан язылып яки “Госуслуги” порталы аша 180 вакцинация пунктларында эшләтергә була. Шул исәптән, мобиль пунктларда да.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: