Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 Май 2021, 11:28

Тагын бер балет йолдызы сүнде...

Ул безгә бигрәк тә атаклы якташыбыз, балет артисты һәм хореограф Рудольф Нуреевның партнершаларының берсе буларак билгеле иде.

Ерак Италиядә, 85нче яшендә, дөнья балет сәнгате йолдызы Карла Фраччи вафат булган. Ул безгә бигрәк тә атаклы якташыбыз, балет артисты һәм хореограф Рудольф Нуреевның партнершаларының берсе буларак билгеле иде.
Артистка соңгы вакытта ямаш шеш белән көрәшкән. Якташыбыз Гөлчәчәк Ханнановага интервью биргән вакытында Карла Фраччи, Нуреевның туган ягына, Уфага килергә һәм “Нуреев мизгелләре” февтивалендә катнашырга теләге барлыгы хакында әйткән булган. Кызганычка каршы, килергә өлгермәде...
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: