Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 Май 2021, 23:58

Төрмәдә утырырга хыялланган

Шундый кеше дә булыр икән?

Кытай яшәүче бер кеше фәкыйрьлектән котылу юлын тапкан.

Фу Дасинь бик авыр тормышта яшәгән. Ничек тамак туйдырыйм, кайдан чиста кием алыйм, дип тилмереп йөргәндә аның башына бер яхшы уй төшкән. Аның төрмәгә эләгәсе килгән. Уен тормышка ашырырга уйлап, полицейскийга һөҗүм итәргә булган. Аннары, бу җинаять өчен генә утыртмаслар дип, студент кызга ташланырга уйлаган.

Бер кызның рюкзагын эләктереп, качам дигәндә тагын да яхшырак идея килгән - кызның тәненә пычак терәп, кычкырырга кушкан. Бу шау-шуга полиция килеп җиткән. Нәтиҗәдә Даминь кулга алынган һәм ике елга төрмәгә озатылган.

Анда эләккәч, ир чынлап торып үзен бәхетле тоя башлаган. "Көненә өч тапкыр ашаталар, эшләргә кирәкми, көннәр буе китаплар укырга һәм шахмат уйнарга була. Ә барыннан да бигрәк миңа иртәнге аш ошый иде: күмәч белән чәй эчәргә яратам. Беренче өч айда мин биш килограммга тазардым. Хәзер инде минем иреккә чыкканга 10 ел, ә шул вакытларны һаман сагынып искә алам", - дигән ул.

Бүгенге көндә Даминь фәкыйрь түгел. Картларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән Кытай реформалары нәтиҗәсендә ул хәзер яхшырак яши.
Читайте нас: