Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 Май 2021, 16:47

Андрей Назаров: Уку елы башланганчы тәмамларга кирәк

Бүген төзүчеләр белән аралашкач, эш срогын кыскартырга булганнар.

Бүген, 21 майда, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге юл эшләренең үтәлешен тикшерде.
Ул, әлеге юл шәһәргә керү урынында урнашкан, шуңа халык өчен бик мөһим роль уйный, дип белдерде. Ремонт башланганчы аның аша тәүлегенә 125 меңгә якын автомобиль узган. Юлүткәргечне ябу водительләргә күп уңайсызлык тудыра. Шуңа төзелеш эшләре планлаштырылган вакыттан иртәрәк тәмамланырга тиеш.
“Без юлүткәргеч 1 сентябрьдән кулланыла башлар дип уйлаган идек. Әмма бүген төзүчеләр белән аралашкач, Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге юлны ике атнага алдарак – 15 августка ачарга, дип килештек. Моны уку елы башланганчы эшләргә кирәк. Әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерли башлаганчы юлларда хәрәкәт иркен булырга тиеш, – диде Андрей Назаров. – Төзүчеләр бу бурычны үтәр дип ышанам”.
Юлүткәргеч ачылганнан соң, төзүчеләр аңа килеп тоташкан юлларны ремонтлый башлаячак. Барлык эшләр 2022 елның августында тәмамланачак.
Читайте нас в