Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 апрель 2021, 21:33

Булдыклылар заманы

Фермер грант алган һәм уңышлы эшләп тә киткән.

Фермер грант алган һәм уңышлы эшләп тә киткән.
2020 елда авыл хуҗалыгында эш башлап җибәргән 68 эшкуар “Агростартап” грантлары откан, аларга 211,5 миллион сум акча бүленгән. Шулар арасында шәхси эшкуар Азат Йосыпов та бар. Азат 3 миллион сум акча алып, Уфада крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәргән.
Эшкуар бер ел эчендә аена 500 мең сум керем алуга ирешкән, шулай ук 20 кешегә эш урыны булдырган. Дәүләт грантлары бирелүнең төп максаты да әнә шул.
Азат “Башкорт умартачысы” маркасы астында башкорт балыннан продукция җитештерү буенча проектны тормышка ашыра. Узган көздә ул кирәкле корылмалар сатып алып, эш башлаган булган. Тәүге продукция партиясен 700 мең сумга реализацияләгән: ул республика шифаханәләре һәм сәүдә челтәрләре белән уңышлы килешүләр төзүгә ирешкән.
Читайте нас: