Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 апрель 2021, 09:05

Әзерлекләрен тикшерделәр

БР Урман хуҗалыгы каршына урман янгыннары салган зыян суммасын 17,3 млн сумнан арттырмау бурычы куелды.

БР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2021 ел янгын хәвефсезлеге сезонына әзерлеген тикшерү кысаларында БР урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов, министр урынбасары Илгиз Фаткуллин, Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы департаменты вәкиле Валерий Захаров һ.б. Дүртөйле урман хуҗалыгы буенча "Урман хуҗалыклары белән җитәкчелек итү идарәсе"нең янгынга каршы кораллары тупланган пунктларны карадылар.
Тикшерү нәтиҗәсендә урман хуҗалыкларының тиешле эш кораллары белән тәэмин ителүе һәм аларның төзек торышта булуы ачыкланды. Урман янгыннарына каршы торучы формированиеләрнең белгечләре махсус кием белән тәэмин ителгәннәр, димәк, Дүртөйле һәм Илеш районнары территорияләрендә урнашкан көчләр һәм чаралар 2021 ел янгын хәвефсезлеге сезонына әзерләр.
-Билгеле булуынча, алда торган янгын хәвефсезлеге сезонында урман хуҗалыгы хезмәтчәннәренең төп бурычы - урманнарда янгын чыгуларга юл куймау һәм табигать янгыннары китергән зыянны киметү,- диде Марат Шәрәфетдинов.- Без бу юнәлештә эшне "Экология" милли проекты кысаларында "Урманнарны саклау" федераль проектының максатлы күрсәткечләреннән чыгып алып барабыз. БР Урман хуҗалыгы каршына урман янгыннары салган зыян суммасын 17,3 млн сумнан арттырмау бурычы куелды.
Сәфәр вакытында Марат Шәрәфетдинов Дүртөйле урман хуҗалыгы питомнигын карады һәм урман тергезү сезонына югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләде.
Читайте нас: