5 апрельдә Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән БР Хөкүмәте Президиумы утырышында язгы кыр эшләре башлануга соңгы әзерлек турында фикер алыштылар.
БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов әйтүенчә, 2021 елда чәчү мәйданы 3 млн.га тәшкил итәчәк, бу былтырга караганда 1% ка артык. Республика хуҗалыкларында туфрак эшкәртү һәм чәчү техникаларын әзерләү төгәлләнде.
Хәзерге вакытта агрегатларны комплектлауга керештеләр. Тракторларның техник әзерлеге 98% тәшкил итә. 274 мең тонна сабан культуралары орлыгы салынган, шул исәптән 34,5 мең тонна суперэлита һәм элита (планга карата 95%).