Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 апрель 2021, 13:45

Тәмле шаярту

Көлке көнендә шаяртулар гадәттә төрле була. Бүген әйдәгез кызык булсын өчен кекс-губка әзерлик. Аны табак-савыт юа торган чын губкадан аерып булмаячак.

Көлке көнендә шаяртулар гадәттә төрле була. Бүген әйдәгез кызык булсын өчен кекс-губка әзерлик. Аны табак-савыт юа торган чын губкадан аерып булмаячак.


Кирәк булачак


бисквит өчен:

- он – 140 г,

- атланмай – 135 г,

- шикәр – 120 г,

- йомырка – 3,

- лимон суты – 40 г,

- көпшәкләгеч – 2 г,

- тоз – чеметем,

- азык буявы – сары белән яшел.


күбек өчен:

- йомырка агы – 1,

- шикәр – 2 аш кашыгы,

- лимон суты – 1/2 чәй кашыгы.

Бүлмә температурасындагы атланмайга шикәр кушып күпертергә. Күпертүне дәвам итеп чиратлап йомыркаларны өстәргә. Шуннан лимон суты, тоз, он һәм көпшәкләгеч өстәп болгатырга.
Килеп чыккан камырның өчтән бер өлешен аерым савытка салырга. Зуррак камырга якынча 1/3 чәй кашыгы сары азык буявы салып бутарга. Ә бәләкәенә 1/4 чәй кашыгы яшел буяуны салырга.
Камырларны бертөрле формаларда пешерергә. Формаларны майларга, мичтә пешерү өчен махсус кәгазь җәяргә, аннан соң камырларны салырга һәм тигезләргә. 160 градуска кадәр җылытылган мичтә яшел камырны – 12 минут, ә сарысын 17 минут пешерергә.
Суытырга, ике бисквитның да юка гына итеп өске катламын кисеп алырга.
Джем, повидло яки вареньены юка итеп сары бисквитка ягарга. Шуннан өстенә яшел бисквитны куеп, ипләп кенә (изелә күрмәсен) баскаларга. Бу бисквитлар бер-берсенә ябышсын өчен эшләнә. Кырыйларын тигезләп кисәргә. Реаль губка размерындагы кисәкләргә бүләргә. Кекс текстурасы буенча чын губкага охшаган.
Кекс-губканы максималь дәрәҗәдә чынына охшату өчен күбек кирәк. Аны ясау өчен йомырка агы белән лимон сутына шикәр өстәп күбеккә әйләнгәнче күпертергә. Шуннан күбекне кекс өстенә агызырга. Бик реаль килеп чыга.
Читайте нас: