Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 март 2021, 10:28

Ахырзаман кайчан булыр?

Апокалипсисның төгәл датасын атаганнар.

NASA һәм Тохо (Япония) университеты тикшеренүчеләре булачак апокалипсисның төгәл датасын атаганнар. Исәп-хисап нәтиҗәләре Nature Geoscience журналында басылып чыккан.

Махсус эшләнгән программа белән файдаланып, NASA белгечләре ахырзаманның төгәл датасын исәпләп чыгарган. Әлеге датаның дөреслеген ачыклау тикшеренүләрен кат-кат (400 мең тапкырдан артык) үткәргәннәр.
Нәтиҗәдә планетадагы тормыш 1 000 002 021 елда (ягъни миллиард елдан соң) туктаячагы ачыкланган. Сәбәбе – дезоксигенация. Галимнәр миллиард елдан соң Җирдә кислород тулысынча югалачак, ә озон катламы җимереләчәк, дип белдерә. Бу Кояшның аномаль интенсивлыгы аркасында килеп чыгачак.
Әлбәттә, бу вакыт аралыгында Җирдә әллә нәрсәләр булырга мөмкин, төрле сәбәпләр аркасында ахырзаманның иртәрәк булуы да ихтимал, дип тә өстиләр.
Читайте нас: