Ләкин артистның үзенең чирләве хакында белдерәсе килмәдеме икән, ул: “мин үземне яхшы хис итәм, әле дәваханәдә тикшерүләр үтәм”,- дип кенә җавап бирде. Ләкин шушы көннәрдә аның адвокаты Сергей Жорин Евгений Вагановичның чынлап та КОВИДны үткәрүе һәм бүгенге көндә сау-сәламәт булуы хакында хәбәр итте. Кабаттан тапшырган тест артист организмында чирнең булмавын күрсәткән.