Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 октябрь 2020, 21:50

Кеше яшәгән иң салкын урын кайда?

Оймякон - кеше даими яшәгән иң салкын урын. 2016 елда монда термометр баганасы хәттә -86 градуска кадәр төшкән.

Оймякон - кеше даими яшәгән иң салкын урын. Саха-Якутиянең иң көн чыгышындагы бу авыл Индигирка елгасы ярында урнашкан. Монда 500 дән артыграк кеше яши. Аларның күпчелеге - болан үрчетүчеләр, мал караучылар, балыкчылар. Яшәү шартлары биредә шәһәрдәгендән бер дә ким түгел. Авылда кибет, икмәк пешерү цехы, балалар бакчасы, мәктәп, музыка мәктәбе, банк бүлекчәсе бар.
Иң суык ай - гыйнварда һава температурасы -46 градуска җитә. Мәгълүматлар буенча, 2016 елда монда термометр баганасы хәттә -86 градуска кадәр төшкән. Җәен монда - ак төннәр, ә кышын иң кыска көн 4-5 сәгать тәшкил итә.
Шунсы кызык, якут теленнән Оймякон туңмый торган су дип тәрҗемә ителә. Авыл янында гына кайнар чишмәләр ургыла икән.
Читайте нас в