Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 март 2020, 13:30

Хатының икәү булмасын дисәң...

-Мин бит хәзер хатын белән кунакка барганда бик аз эчә башладым.

(мәзәкләр)
-Мин бит хәзер хатын белән кунакка барганда бик аз эчә башладым.
-Хатының бик усал синең, күп эчәргә бирмидер.
-Хикмәт башкада. Шулай бервакыт табында ару гына сыйланып утырганда, янымдагы үз хатыным күземә ике булып күренмәсенме?! Мондый коточкыч хәлне үз гомеремдә тойганым юк иде әле...
Ничә тулды?
Судья шаһиттан сорый:
-Сезгә ничә яшь, ханым?
-Утызым тулды,- ди хатын пышылдап кына.
-Яхшы, яхшы, ә ничә ел элек?
Фото: factroom.ru
Читайте нас: