+13 °С
Облачно


Богдан Корчажников үз участогында гигант кабак үстерде. Актив үсеш чорында яшелчә тәүлегенә 6 кг чамасына арта барган. Кабак астына көнбагыш та эләккән: кайберләре 3,5 метрга кадәр үскән, ә чәчәк диаметры 50 сантиметрга кадәр җиткән.
Хәзер Богдан рекордын арттырырга һәм киләсе сезонда кабакны ике тапкыр авыррак үстерергә тели. Киләчәктә укучы агроном булырга хыяллана икән.