

– Бу ялда дачага барабыз, – диде әнием. – Түтәлләрне чүп баскандыр инде. Кичә күршеләр дә шалтыратты, күп кешеләрнең бакча өйләренә караклар төшә икән.
"Әни, контроль эшкә әзерләнәсем бар", – дип, чүт кенә ычкындырмадым. Искә төште: җәйге каникул башланды бит!
Без иртәгә сенлем белән яңа модный джинсыларыбызны киеп, Тик-Токка куярга видеога төшербез, дип сөйләшкән идек. Булмады тәки.
Дачага барырга яратам мин яратуын. Ләкин интернет челтәренә яңа пост куйгач, таныш кызларның: "Әх, шәп", "Афәрин", "Текә!", "Класс!" дигән җавапларын уку күпкә күңеллерәк бит!
Икенче көнне дачага юл тоттык. Өйне уратып алган бакчабыз бигрәк матур да инде безнең. Алмагачларның гына да әллә ничә төре үсә. Аннан карлыганы, чиясе. Ләкин көз көне шул карлыган, чия җыеп, арып бетәм. Әнием алардан әллә ничә төрле компот, кайнатмалар эшли. Үстергән кыяр, помидорны да тозлый, маринадлый. Билләһи, бөтен мәктәп баласына җитәрлек итеп банка яба. Иллә-мәгәр кыш көне чия компоты эчкәндә ул арулар да онытыла. Тәмле-е-е!
Сеңлем белән түтәлләрдәге чүпне утадык, сулар да сиптек.
Үземнең аерым йокы бүлмәм бар монда да. Ачык тәрәзәдән җимешкә бөреләнеп килгән чия, алма исләрен иснәп, йокыга гына китәм, дигән идем, карткартәнидән калган сандык артында ниндидер кыштырдау ишетелде. Йокым бөтенләй качты. Кыштырдау иясен зу-ур, йөнтәс хайван итеп күз алдына китерергә дә өлгердем. Йөрәгем "жу" итеп китте. Бераз торгач, минем алдымда песи буйлык, сакаллы һәм түгәрәк башлык кебек чәчле бер җан иясе пәйда булды. Өстенә телевизордан элекке киноларда күргән солдат киеме, аягына бәләкәй генә итек кигән. Үзенең бәләкәй, түгәрәк күзләрен елтыратып миңа карады да:
– Әй, кызый, нәрсәгә аптырап калдың? – дип эндәште.
Аптыраудан авызымны да ябарга онытканмын.
– Сс-с- ин к-кем? -дип, куркуымнан көчкә сорау бирә алдым.
– Кем..кем...менә бит, танымыйлар да хәзер..Өй иясе мин,– диде йөнтәс.
– Бәй ..өй иясе кешегә күренәмени?
– Эй, кызый, күп сорау бирәсең, кирәк булганга күрендем, – Йөзенә җитди кыяфәт чыгарып, өй иясе сүзен дәвам итте. – Бу йортка синең карт картәниең белән яклау куйган идек.
– Яклау?
– Әйе, чит кешеләр кереп начарлык эшләмәсен, урлашмасыннар өчен яклау, русча әйтсәк защита. Күптән инде. Элек куйганы бетеп бара. Яңадан куярга онытканмын. Хәтерем дә начарлана инде хәзер.
– Ә сиңа ничә яшь соң?
– Сигез йөз ел яшим инде мин.
Әгәр күрше малае Әмир кебек каты итеп сызгыра белсәм, өйдәгеләрнең барысын да уяткан булыр идем. Менә сиңа мә! Яңарак кына "Өй иясе Кузя" мультфильмын карадым-каравын. Әкиятләрдә генә була ул йорт иясе, дип уйлый идем. Кузя – тышкы ягы белән нәкъ безнең өй иясе. Мультфильмның режиссеры безнең өй иясе белән таныш булды микәнни?
– Исемең ничек соң синең?
– Афзалетдин.
Афзалетдин? Әтием сөйләгән иде бервакыт, карт картәниемнең әтисенең исеме шундый иде булса кирәк.
– Ә мин – Азалия.
– Әй, кызый, уемны бүлдермәче, бик кирәкле әйбер сөйлим бит. – Өй иясе ачуланып, кашларын җыергандай итте.- Сез булмаганда чит кешеләр өйдән өч литр кайнатма һәм компот урладылар да инде. Бөтенләй ашамлыксыз калабыз бит. Кара көннәр җитсә?
Мин кычкырып көлеп җибәрә яздым. Көн кара буламыни инде.
– Нигә көләсең? Яклау куяргамы? Сандыктагы тылсымлы әйберләрне дә урласалар?
– Нинди тылсымлы әйберләр? "Анда карт картәниеңнең әйберләре", – диде әнием.
– Әйе, аныкы. Чигелгән алъяпкычлар, калфаклар, түбәтәйләр, сөлгеләр.
– Алар тылсымлы була аламыни?
– Без бит өйне саклыйбыз, кешеләрне түгел. Борынгы заманда барлык кешеләр дә кием сатып ала алмаган, алар яхшы теләк теләп, киемнәрне үзләре теккәннәр һәм матур булсын өчен бизәгәннәр. Исеңдәме, картәниең сиңа сандыктан чигелгән алъяпкыч алып күрсәткән иде. Карт
картәниең, кызының күлмәгенә, алъяпкычына матур бизәк чиккәндә, минем балама начарлык килмәсен, дип, теләк теләгән. Шулай күз тиюдән, начарлыктан яклау куйган. Ә аларны бизәү өчен үрнәкләрне каян алган, дисеңме? Табигатьтән. Мәсәлән, ромб – ашлык уңсын өчен чигелә, лалә чәчкәсе – табигать яңаруын күрсәтә. Яраткан кешесенә кызлар роза чәчкәсе чиккән кулъяулык әзерләгән. Чөнки ул – яшьлек, ярату тамгасы. Тагы да кыңгырау, пион чәчәкләре, яфраклар. Ә кызлар күз тимәскә чәчләренә чулпы таккан.
– Нәрсә-ә?
– Көмеш тәңкәләр. Бу сандыкта да бар алар, картәниеңнең картәнисенеке алар.
– Оо, текә-ә-ә! Бик модный булган икән минем карт картәнием.
– Менә шул яклау тамгасы булмаган киемнәр кигәнлектән, заман чире эләгә дә инде ул сезгә. Тишек-тошык чалбар киеп йөргән кызларның күзенә берни күренми башлый. Алар шул кулларындагы яктыртылган шакмакка тек-тек итеп баскалап, текәлеп, көне буе утыралар. Ничек дип атала әле? Әә..тилефон , әйе, әйе. Тилертә торган фән, бугай.
Кычкырып көлеп җибәрдем:
– Телефон, дип атала.
– Әй, ничек булса да ярый. Шул сөйләшә торган әйбер инде.
– Нигә, телефонның файдасы бик күп ул. Кирәк булса, тиз генә интернетка керәсең дә, кирәкле әйберне табасың. Кино да карап була. Уеннар уйныйсың. Менә минем ике йөз егерме дусым бар.
Афзалетдин "аһ" итте:
– Ике йөз егерме-е? Бик күп икән дусларың, күңелледер инде бергә җыелышып уйнаганда. Хәтта бу йортка да сыеп бетми бит.
– Телефондагы дуслар бит алар.. Анда бик күп уеннар уйнап була.
– Ничек инде, шул шакмак эченә кешеләр сыямыни? – диде өй иясе аптырап. - Телефонда уйнап утырасыз инде, урамга уйнарга, йөрергә дә чыкмыйча. Күзләрегез ничек чыдый да, ничек бөкрегез чыкмый.
Кашларын җыерган бәләкәй генә өй иясенә ниндидер яхшылык эшлисе, аны тынычландырасы килде. Тәк-тәк, нәрсә ярата әле өй ияләре? Әһә, искә төште, сөт!
– Сөт эчәсең киләме?
Афзалетдинның йөзе балкып китте:
– Солы печеньесы беләнме? Бик яратам мин аны.
– Бар, бар, әнием һәрвакыт ала аны, без дә бик яратабыз.
Өй иясенә кечкенә чынаяк астына сөт салып бирдем, солы печеньесы да куйдым. Бераз торгач, Афзалетдинның солы печеньесын кабып, сөт эчкәне ишетелде.
Икенче көнне әнием, үтенечемне тыңлап, карт картәниемнең сандыгындагы тылсымлы әйберләрен күрсәтте. Күз явын алып торган чигүле калфак, алъяпкыч, чулпыларны күреп бик сокландым.
Фатирга кайткач, Алира белән матур күлмәкләребезне киеп, чәчләребезгә чулпы тагып, видеога төштек тә Тик Токка куйдык. Иң шәп, текә контент безнеке булачак, күз дә тимәячәк. Вәт!
Фото: Ясалма интеллект.