Чаткылар
18 Июля , 04:00

АЛМАЛЫ ҖӘЙ

Танылган язучы, мәгариф тармагының хөрмәтле ветераны Сәрия Вахитова-Латыйпованың балалар өчен матур әсәрләре белән таныштырабыз.

АЛМАЛЫ ҖӘЙАЛМАЛЫ ҖӘЙ
АЛМАЛЫ ҖӘЙ

Быел җәй мул уңыш белән сөендерде. Бигрәк тә алма котырып уңды. Әгәр   авыл урамы  буйлап китсәң, һәркемнең бакчасында алма сырган ботакларын аска игән алмагачлар күренеп тора. Вакытында хәстәрен генә күр! Авыл халкы инде кайнатмасын да кайнатты, компотын да япты, кагын да койды, киптерде дә. Күршесенә йомыш белән керсә, буш кермәде – я алма пирогы, я алмаларның үзләрен алып керде. Бер-берсенә кунакка барганда да алмалар күтәреп барды, базарда да  сатты. Тирә-якка алмаларның хуш исе таралды. Ләкин бакчаларда алмалар бөтенләй кимемәгән дә төсле. 

Авыл малайлары да уйнарга чыкканда кесәләренә тутырып алмалар алып чыкты. Бер-берсенә алмаларнның  зурлыгы, тәмлелеге белән  мактанышты. Арада Наил алып чыккан алмалардан да тәмлесе булмады. Андый  сусыл, сап-сары алмалар берсендә дә юк. 

– Бу  алмагачны минем картәтием утырткан. Әллә каян ук алып кайткан, вәт!–  дип мактанды Наил.

Алмаларны кешеләр генә түгел, ә кош-корт, мал-туар да үз итте. Казларга турап та, бөтен килеш тә, туралганнан калган үзәген дә ыргыттылар. Бигрәк тә Наилләрнең кәҗәсе яратты. Һәрчак көтү башында кайта ул. Кайткач та, сауганчы гына түзеп тора да,   аннан   я җимеш бакчасына керә, я өй алдындагы берәр әйберне эләктереп, чәйни башлый. Биек койма да аңа каршылык тудырмый. Арт аяклары белән  җиргә басып, алгы ике аягын койма башына куя. Алма агачының яфракларын я исә алмасын эләктереп, зур ләззәт белән әкрен генә керт-керт ашарга керешә. Үзе, күрмиләр микән, дигән кебек, як-ягына да карап ала. Әгәр инде бакча капкасының келәсен элергә онытсалар – бетте баш! Монда мөгезләре худка китә. Каерып ача да, тек-тек басып, бакчага керә.  Җирдә тәгәрәп яткан алмалар белән сыйланырга керешә. Кәҗә бит үзе дә: "Биргәнне генә ашасам, тамагым туймый", – дип әйтә икән.  Үзе шулай тәртипсезрәк булса да, сөтне бик күп бирә. "Безнең кәҗәнең сөте тәмле, куе", – дип мактана Наил дә.

– Абыйлы-энеле Әлим   белән Әмир, караңгы төшүне  көтеп,  кич Наилләрнең бакчасына төшеп, алма "шылдырырга"  өйрәнеп киттеләр. Үзләренең җимеш бакчасында алмагачлары мул алма бирсә дә, бу эштән алар кызык таптылар. Аннан, сары, сусыл алма тәме һич тә тынгылык бирми шул малайларга. Менә бүген дә,   караңгы төшү белән, чираттагы мутлыкларын кабатларга Наилләр өенә таба юл алдылар. Караңгылыктан бераз шөрләсәләр дә, яшерен   эшләреннән тәм тапкан малайлар шым гына  койма буйлап теге алмагач турына якынлашты. Менә ул! Хәзер бер койма  тактасының аскы ягын үзеңә таба тартасың. Кадагыннан ычкыныбрак тора ул. Шуны шудырыбрак кырыйга эткәч, гәүдә сыярлык ярык барлыкка килә. Әлим белән Әмир шым гына  ярыктан  бакчага керделәр. Караңгы булса да,    җиргә коелган  сап-сары алмалар   күренеп тора.  Ашыгып-ашыгып кепкаларына алма тутыра башлаганнар иде, малайларның күзе койма буенда басып торган ап-ак озын гәүдәгә төште. Башы алма агачына күмелгән. Үзе селкенә. Куркуларыннан алма каракларының  кулларындагы алмалары коелды. Алар берьюлы. "Ааай-й..җе-е-ен!" – дип кычкырып,  кепкаларын ташлап, ничек бакчадан атылып чыкканнарын сизми дә калдылар. Артларына да карамыйча өйләренә сыпырттылар. Шул көннән башлап  Әлим белән Әмирнең Наилләр бакчасына төнге сәфәре тукталды. Тик малайларның күзенә җен булып күренгән  ап-ак  озын гәүдәле кәҗә генә көн дә  алмагач яфрагы һәм җимеше белән туклануын дәвам итте.

Фото: Ясалма интеллект.

АЛМАЛЫ ҖӘЙ
АЛМАЛЫ ҖӘЙ
АЛМАЛЫ ҖӘЙ
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас