Чаткылар
19 Апреля , 11:05

МӘКТӘПКӘ КАБЫМЛЫКЛАР ӘЗЕРЛИБЕЗ

Мәктәптә ашарга нәрсә алырга? Бу сорау күпләр өчен актуаль. Кабымлыклар җиңел һәм туклыклы булырга тиеш. Без сезгә үзегез әзерли ала торган җиңел рецептлар тәкъдим итәбез.

МӘКТӘПКӘ КАБЫМЛЫКЛАР ӘЗЕРЛИБЕЗМӘКТӘПКӘ КАБЫМЛЫКЛАР ӘЗЕРЛИБЕЗ
МӘКТӘПКӘ КАБЫМЛЫКЛАР ӘЗЕРЛИБЕЗ
  1. Лавашлы роллар

Кирәк була:

  • лаваш
  • пешкән тавык ите
  • сыр
  • кыяр, помидор
  • соус (йогурт яки майонез)

Лавашка барысын да салып, рулет итеп төрәсең дә, кисәкләргә бүләсең. Әзер!

2. Бананлы панкейклар (шикәрсез)

Кирәк була:

  • 1 банан
  • 1 йомырка
  • 2 аш кашыгы он

  • Бананны изәсең, йомырка һәм он кушасың. Табада кечкенә панкейклар пешерәсең.
  •  

 3. Җиләк-җимешле йогурт

Кирәк була:

  • йогурт
  • җиләк-җимеш (алма, банан, җиләк)
  • чикләвек яисә чиа орлыклары


Барысын да катламлап савытка саласың. Чиа орлыклары бүртсен өчен, кичтән үк әзерләп куярга да мөмкин.

 4. Сырлы мини-бутербродлар

Кирәк була:

  • икмәк
  • сыр
  • салат яфрагы
  • казылык (теләк буенча)

  • Икмәккә сыр һәм башка ингредиентларны куеп, кечкенә формада кисәсе.
  •  

Ашларыгыз тәмле һәм бәрәкәтле булсын!

Алсу КАСЫЙМОВА. 

Чыганак: "Ялкын".

МӘКТӘПКӘ КАБЫМЛЫКЛАР ӘЗЕРЛИБЕЗ
МӘКТӘПКӘ КАБЫМЛЫКЛАР ӘЗЕРЛИБЕЗ
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас