Чаткылар
19 Апреля , 07:05

БАЛ КОРТЫ БЕЛӘН МАКТАНЧЫК ЧЕБЕН

Күренекле әдип Әгъдәл Низаевның "Шомырт чәчкә атканда" китабыннан бәләкәйләр өчен мәсәл кебек әсәрен тәкъдим итәбез.

БАЛ КОРТЫ БЕЛӘН МАКТАНЧЫК ЧЕБЕНБАЛ КОРТЫ БЕЛӘН МАКТАНЧЫК ЧЕБЕН
БАЛ КОРТЫ БЕЛӘН МАКТАНЧЫК ЧЕБЕН

Җәйге аяз көннәрнең берсе иде. Күк белән җир тоташкан яктан  зур булмаган  куе болытлар чыктылар да, әйбәт кенә  кыздырган кояшны  бөтенләй каплап бетермичә, алтын тамчыларын коя башладылар. Мондый чакларда  үлән чәчкәләренә хуш исле бал төшсә дә,  умарта кортларына тизрәк яфрак асларына, ояларына кайтып җитәлмәгәннәренә – өй яннарына  якынрак килеп, кай тирәсенә булса да– яңгыр туктаганчы ышыкланырга туры килә шул.

 Өйдә рәхәт кенә гомер кичерү турында кемгә мактанырга  белми йөргән яшь чебен, шундый кортларның берсе тәрәзә рамына кунып, яңгыр тамчылары  арасыннан төшкән кояш  нурларына сокланып, һавага  таралган татлы исне сулап торуын күреп калды. Менә шуннан файдаланып чебен, рам белән пыяла арасында  калган ярыктан кысыла – кысыла чыкты да,  бал корты янына очып барды. Бик эре кыяфәткә кереп,  үзенчә “шаулап” һәм безелдәп алды да, тик кенә ял иткән кортка  ачулы итеп эндәште.

    –Әй, син, нишләп  рөхсәтсез-нисез  мин яшәгән тәрәзә янына  кунарга батырчылык иттең?– дип кычкырды.

–Эштән кайтып килгәндә яңгыр белән бал ява башлагач, очарга авырлашты. Хәл җыярга тукталырга туры килде. Кара әле, күр никадәрле таптым, – дип бал корты  арт аякларындагы  сары төстәге җыйган табышын күрсәтте. – Кәрзиннәремне ничек итеп  тутырдым!

– Әкият сөйләп, башымны катырып утырма анда, яме, – диеп гайрәтләнүен дәвам итте чебен. – Бу минем өем, синеке түгел.

Юлыңда  бул, юньсез-з-з, батрак. Кеше өчен эшләп гомерең үтә, әйткәнне аңласаң...

  –Кара әле, чебен энем, – диеп тыныч кына сүзен башлады бал корты. – Монда икебез-з-з дә сыябыз-з-з. Урын җитәрлек. Мин гомергә килмәдем. Яңгыр туктауга үз-з-з өемә кайтып китәм.

Бал кортының курыкмыйча, тыныч кына сөйләшүенә чебеннең ачуы нык кына кабарган иде дә, “китәм” сүзен ишеткәч, я мактана алмый калырмын, дип  шикләнде бугай. Сөйләшүне икенчерәк, йомшаграк тонга күчерде дә болай диде:«Әйдә, бераз-з-з ял ит инде, әләйсә. – дип кулын селкеде чебен. – Бигрәк арыгансың, алҗыгансың, туганым, мескенкәем. Һәрвакыт бигрәк кыз-зганам шул мин сез-з-зне. Гомерегез-з кешеләргә ялчылыкта үтә бит, бәхетсез-з-зләр.

Чебеннең соңгы сүзләре умарта кортында  ачу уты кабызды. Аның чебенгә бик каты итеп бер-ике кәлимә әйтәсе килгән иде дә, әлегә ашыкмаска булды. Соңрак әйтергә калдырды.

– Без-з-з һич бәхетсез-з-з түгелбез-з-з. Бик беләсең килсә, туганым, – диеп җаваплады корт. Ул «Туганым» сүзен әйткәндә читкә карап елмайды.–Эшләп ашыйбыз-з-з, хуҗага ярдәм итәбез-з-з. Керсәк өебез-з,  тышка чыксак, хуҗабыз-з-з ясап биргән бакчабыз-з-з бар. Ул чәчеп үстергән гөлләр, чәчкә атып без-з-зне үз-з-з яннарына чакырып тора.

– Син шуны күрәсеңме, бәһалый беләсеңме?– диде  корт сүзен дәвам итеп. Башын горур күтәреп, ни әйтергә сүз табалмый торган чебенгә карады.– Сез-з-з кыш җитсә, берегез-з-з  калмый салкында катасыз-з. Ә хуҗа без-з-знең ояларны ышыкка, җылы урыннарга кертә.Әяз-з җиттеме, тагын тышка, кояшка чыгара.

   –Тагын юкка гына шапырынасың, замандаш, – диде чебен канатларын күтәреп, шул тирәдә әз генә безелдәп очты да, корт янына якынрак килде һәм тезеп китте.–Башың җитсә, ныграк уйлап кара. Икебез-з-з дә берүк нәселдән булырга тиешбез-з-з, минемчә. Ышанмасаң, үзең күр: сез-з-здәге канатлар  без-з-здә дә бар. Сез-з-з дә нечкә билле, без-з-знеке дә өз-з-зелергә тора. Сез-з-здә дә алты аяк, без-з-здә дә шул чаклы. Һавада очканда  сез-з-з дә, без-з-з дә берүк тавыш чыгарабыз түгелмени? Димәк, икебез-з-з дә берүк төрле җан ияләре. Әмма сез эшләү өчен, ә без-з-з – өйләр ямьле булсын өчен яшибез-з-з.

    Шушы урынга җиткәч, чебен битләрен һәм кул–беләкләрен сыпыргалап алды да биленә таянып,  сүзен тагын дәвам итте:

– Хуҗа да сез-зне түгел, без-з-зне ныграк ярата төшә. Тәмле ашларыннан авыз-з-з иттерә. Май, дисеңме, варенье, ипиләрен  өстәлдә калдырып сыйлый. Хәтта сез-з-з ташыган  балны да без-з-здән аерым ашамый.

–Һәр яз саен  хуҗабикә кызлары  без-знең  өчен өйдә гөлләр утырта. Без-з-з аларның нәфис ботакларына куна–куна,  куышып уйныйбыз-з-з. Яфракларына ятып, ял итәбез-з-з. Кирәк чакларда черем итәбез-з-з.Ә сез-з-зне аерым өенә башка чыгара. Бал җыйган чакларыгыз-з-зда атна саен  өегез-здә төтен белән гауга куптара. Сезне талап, балыгызны ала да үзегез-з-зне  ач калдыра.Я, тагын әйт инде, мескенем, кем бәхетлерәк, без-з-зме, әллә сезззме?

Бал корты аның сорауларына җавап бирергә ашыкмады, үзенекен әйтергә булды:

–Иртә торып, таңнан ук җиң сыз-з-зганып, эшкә китсәк тә, чәчкәләргә куна-куна бал җыйсак та без-з-з үзебезне сез-з-здән  бәхетлегә  саныйбыз-з-з.  Чөнки без-з-з кайтарган, без-з-з ясаган балны  ашап авырулар терелә. Хуҗабикә ул татлы балны  матур савытларга салып,  иң кадерле кунаклары алдына, өстәленә куя. Күршеләргә, дусларына күчтәнәчләр итеп өләшә. Без-з-з кайтарган балны магаз-з-зинар киштәсенә куеп саталар. Һәркайда да безззнең балны  мактап алалар. Һәрвакытта без-з-знең эшкә рәхмәт әйтәләр. Чын күңелдән үзебез-з-згә оз-з-зын гомер бүләк итәләр, иң-иң яхшы теләкләрне чәчеп китәләр.

– Ә без-з-зне, – диеп чебен  сөйли башларга тагын кузгалган  иде, бал корты аңа ирек бирмәде:

   – Сез-з-з бит кешеләргә чир таратасыз-з-з. Ашларына, чәйләренә төшеп пычратасыз-з-з. Шуңа күрә һәр җирдә дә сезззне эләктерергә тозак элгәннәр. Мактанган була тагын, – диде дә бал корты, яңгыр туктаганын чамалап,  очып китәргә канатларын әзерли башлады. Моны күреп чебен  урынында сикереп куйды.

–Ә-ә-ә-ә, минем сүзләр синең ачуыңны китердеме, йончу, көнләшәсеңме без-з-знең тормыштан? Нигә алай бик тиз-ззз  китәргә булдың? Әллә дөресен әйткәнгәме? Тагын ишетәсең килсә, тыңла син, – дип чебен, янә озак итеп сөйләргә җыенган иде дә, умарта корты аның авызын тиз япты:

– Кояшлы җылы җәй–без-з-знең өчен урак өсте бит ул. Андый чакта без-з-з сез-з-знең кебек эшсез-з-зләр белән сөйләшеп, вакыт әрәм  итмибез-з-з. Әнә, күрәсеңме, яңгыр туктады.Кояш елмаеп, кабат эшкә чакыра. Хуш, эшлексез-з-з.  Синең янда юк-бар сөйләшергә минем вакытым бетте! – диде дә, бал корты очып китте.

Бал кортының аны болай бик тиз  калдыруы, әйтәсе килгән сүзләре бетмәве чебенне үтә дә гарьләндерде. Ул, үз-үзен тынычландырырга теләгәндәй корт киткән якка  кулын селтәп куйды: «Синең ише аңгыра  белән сөйләшеп торганчы, җылы өйдә гөлләр арасында очып йөрүем мең артык»,– дип сөйләнә-сөйләнә чыккан җиреннән кире кереп китте. Өй эчен безелдәп  очып бер әйләнде дә, тәрәзә тупсасына килеп кунды.

Хәзер аның бар уе–эшкә китүче башка бал кортларын тел чыгарып, үчекләп калу иде.

Өй эчендә очкан биш-алты чебен артыннан резина беркетелгән чыбык тотып, күзәтеп йөргән хуҗабикәгә шул гына  кирәк иде.Ул:

–Файдага булса, шул чаклы үрчемәс идегез. Җенем сөйми үзегезне, хәшәрәтләр!–дип сөйләнә-сөйләнә суккан иде, чебен кунган урында кара тап кына калды. Шул урынны хуҗабикәбез эзе беткәнче дымлы чүпрәк белән озак сөртте. Шуннан соң гына тынычланып, йомшак диванга утырып, битендәге, маңгаендагы  тирен сөртеп, тынычланып калды.

Бал корты матур өенә кереп, алып кайткан мул табышын савытларга бушатып, калганын кайсы иптәшенә тиешле шуңа биреп, яңадан күтәрмәгә чыкты. Көн кояшлы. Әкрен генә искән җылы җил аркасы буйлап,  иркәләгәндәй исеп-исеп куя. Ул алгы тәпиләре  белән кулларын, аякларын ышкып алды, ике учы белән битләрен кат-кат сөртте. Аннан җиңел канатларын җәеп зәңгәр күккә таба күтәрелде.

 Фото: slushna.by.

БАЛ КОРТЫ БЕЛӘН МАКТАНЧЫК ЧЕБЕН
БАЛ КОРТЫ БЕЛӘН МАКТАНЧЫК ЧЕБЕН
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас