Чаткылар
4 Апреля , 05:49

Әфарин, Дәринә!

Тукай иҗатына сөю уңыш китерде.

Әфарин, Дәринә!Әфарин, Дәринә!
Әфарин, Дәринә!

Тукай иҗатына карата сөю уңыш китерде.

Казан шәһәренең 88нче урта мәктәбендә Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия укучылар фәнни-гамәли конференциясе үтте. Чара илебезнең төрле почмакларыннан килгән, фәнгә һәм туган телгә тартылучы сәләтле укучыларны җыйды.

Укучылар төрле юнәлешләр буенча фәнни эшләрен һәм тикшеренү проектларын тәкъдим иттеләр. Бу чарада Туймазы шәһәренең 8 санлы мәктәбе укучысы Дәринә Зиннәтуллина да (мөгаллиме Хәйруллина К.М.) катнашты. Ул "Габдулла Тукай шигырьләрендәге искергән сүзләр" темасына багышланган фәнни проектын уңышлы тәкъдим итте. Җентекле эше өчен Дәринә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Дәринәне лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Шулай ук, Дәринәнең әти-әнисенә, туган телне яратучы, тырыш кыз тәрбияләгәннәре өчен, укөчысына илһам, белем, ышаныч бирегән укытучысына зур рәхмәт. Дәринә - үрнәкле укучы.

Әфарин, Дәринә!
Әфарин, Дәринә!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас