Яшәгән ди яшь һәм матур яз.
Ләкин кырыс кыш аңа урынын бирергә теләмәгән, буранлаган.
Беркөнне яз үзенең ярдәмчеләреннән – умырзаялардан, кояштан, кошлардан һәм гөрләвекләрдән ярдәм сораган. Кар астыннан умырзаялар калкып чыккан, кояш нурлары көчлерәк җылыта башлаган, кошлар сайраган, кар эреп гөрләвекләр аккан.
Кыш моңа ачуланган һәм кар бураннарын туздыра башлаган. Ләкин кар эреп, язгы яңгырларга һәм гөрләвекләргә әверелгән. Кыш салкыннар җибәргән һәм боз сөңгеләре барлыкка килгән, ләкин алар эреп тама башлаган.
Шуннан соң яз үзенең матур күбәләкләрен очырган һәм төрле төстәге чәчәкләрен үстергән. Алар шундый матур итеп очкан, чәчәк аткан, хәтта кырыс кыш та сокланган, аның бозлы йөрәге эрегән һәм ул матур язга урын бирергә ризалашкан.
Габдрахманова Ясминә.
Уфа шәһәре, 84 санлы татар гимназиясенең 4е сыйныфы укучысы.