Барлык яңалыклар
Чаткылар
16 февраль , 14:42

Муса Җәлилгә хат

“Без үлемнән курыкмыйбыз...”

Муса Җәлилгә хат
Муса Җәлилгә хат

“Без үлемнән курыкмыйбыз...”

                                        Хөрмәтле Муса абый!

     Сезнең исемегез күңелебездә батырлык, тугрылык, Ватанга мәхәббәт символы булып яши. Бүгенге көндә дә сезнең иҗатыгыз, тормыш юлыгыз безгә юл күрсәтә, ныклы белем бирә. Бүгенге көннең яшь укучысы буларак, бу хатны язып, сезнең мәңгелек рухыгызга дәшәргә булдым.

  Без яшь буын, сезнең шигырьләрегездән рухи азык алабыз һәм иҗатыгызны хөрмәт итәбез. Кыюлыгыгыз, үлемне батырларча каршы ала белүегез өчен генә түгел, ә сезнең гомер сулышыгыз, кешелеклелегез, яшәү дәртегез белән сокланабыз.

  Муса абый, шигырьләрегезнең һәр юлы – гомернең, тормышның тәме, аның өчен көрәшергә әзерлегегез турында. Фронтта сугышу, яралану, әсирлек, зинданнар – болар барсы да кешене сындырырлык шактый зур сынаулар. Ләкин сездә киресенчә – авырлыклар рухыгызны күтәргән, иҗат көчен арттырган. Моның сере нидә икән?

  Сез һәм иптәшләрегез яшерен оешма оештырып, аның максаты-кораллы күтәрелешкә әзерләү була. Легионерларны “Коралыгызны дошманнарыбызга, фашистларга каршы борыгыз!”дип өндәгәнсез. Хыянәтче тарафыннан фаш ителгәнче, сезнең көрәш юлыгыз тукталмый.

  Беренче тапкыр сезнең батырлыгыгыз турында китапта укыганда минем күңелем тетрәнде, йөрәгем сыкрады, әрнеде....

    Миндә, Муса абый, тагын бер сорау туды: “Үлем алдында да, куркыныч янаганда да, сез кайдан шул чаклы көч, батырлык таба алдыгыз?!”

 Ә күп шигырьләрегез үлем җәзасына хөкем ителгәч туган. Ләкин сез курку, яшеренү, сыну урынына тагын да күбрәк, көчлерәк иҗат иткәнсез.  Муса Җәлил абый, сезнең тормыш безгә якты үрнәк.

Шигырьләрегездәге:

      Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр

       Шигъремдәге изге антыма...

дигән юллар сезнең тормыш фәлсәфәгезнең үзәгендә торган.

   “Моабит дәфтәрләре”ен язып, сез үлемнән соң да үлмәслек булу турында җырлагансыз. “Без үлемнән курыкмыйбыз... Без тормышны бик яратабыз, яшәргә телибез һәм шуңа күрә үлемгә җирәнеп карыйбыз” – дип әйтү, язу өчен никадәр көчле булырга кирәк!

     Иҗатыгыз аша мәңгелеккә омтылдыгыз, шуңадыр да шигырьләрегез бүген дә яңа буыннарны тәрбияли.

  Рәхмәт сезгә, бөек шагыйрь, рухи мирас, көчле характер үрнәге калдырганыгыз өчен. Без сез  җырлаган ирек, Ватанга тугрылык, гаделлек,  халкыңның теленә, мәдәниятенә хөрмәт, туган ил турындагы темаларны үстерүне, саклау эшен дәвам итәрбез. Сезне онытмау – безнең изге бурычыбыз.

Җәлил шигырьләре тарихыбызның мәңгелек якты ноктасы булып калыр.

  Хөрмәт һәм мәхәббәт белән, бүгенге көннең  яшь укучысы, Данил Сәхипгәрәев

            Бакалы районы,

            Куштирәк урта мәктәбенең  7нче сыйныф укучысы.

                                                                   

Фто: tatar-inform.tatar

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас