Үсмер иптәшен бәладән коткарды.
Быел яз көне Нияз Шәйдуллин, ул вакытта әле 6 сыйныф укучысы, чын батырлык күрсәтте. Дусты белән ял итеп йөргәндә, язгы ташу белән ярларыннан чыккан елганы да карап китәргә телиләр. Дусты, ялгыш, көчле агымсуга егылып төшә. Нияз, ике уйлап тормый, аны тартып чыгара һәм шулай итеп дустының гомерен саклап кала. шул вакытта аларга ярдәмгә өлкәннәр дә йөгереп килеп җитә.
Шушы көннәрдә Нияз Русия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының «Күрсәткән батырлыгы өчен» истәлекле медале, Руссия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Суда һәлак булучыларны коткарган өчен» медале һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Яшь геройны бүләкләре белән котлыйбыз! Аның бу адымы игътибарлы, ышанычлы, курку белмәслеге һәм кайсы очракта да ярдәмгә килергә әзер булуын танытты. Үзеңне дә рәхмәт фәрештәләрең саклап йөртсен, Нияз!