-13 °С
Болытлы
Бәйгедә кемнәр җиңде?
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган "Әниемнең җылы кочагы" сәнгатьле укучылар бәйгесендә Туймазы шәһәренең 8нче мәктәбе укучысы Марат Гыйззәтуллин (мөгаллиме Кәүсәрия Хәйруллина) икенче урынга, Илчембәт авылы мәктәбе укучысы Иллария Камалова (мөгаллиме Сәфинә Вәлиева) өченче урынга лаек булды.
Яшь дусларны котлыйбыз! Афәрин! Киләчәктә дә уңышлар телибез.
Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы.