Барлык яңалыклар
Чаткылар
4 декабрь 2025, 09:36

Чын шагыйрә белән очраштылар

Люция Әблиева кемдә кунакта булды?

Чын шагыйрә  белән очраштылар
Чын шагыйрә белән очраштылар

Люция Әблиева кемдә кунакта булды?

 

Уфаның 4 санлы мәктәбендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы шагыйрә Люция Әблиева  кунакта булды.

Очрашуны  Русия Федерациясенең атказанган укытучысы Лилия Каримова оештырды.

Шагыйрә балаларны үзенең иҗаты белән мавыктыргыч итеп таныштырды. Аның "Ташбака - уңган апа" китабындагы шигырьләрен укыганда балалар төрле образларга керделәр. Кызыклы уеннар, җыр-биюләр чараны җанландырды. Шагыйрә балаларның дикъкатьле итеп шигырьләр тыңлауларын, актив булуларын ассызыклап, рәхмәтен белдерде.

Бәйрәм  "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Чын шагыйрә  белән очраштылар
Чын шагыйрә белән очраштылар
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас