Барлык яңалыклар
Чаткылар
22 ноябрь 2025, 12:13

"Җәлил укулары"нда катнашабыз

Сәхнә өчен туганмы?

"Җәлил укулары"нда катнашабыз
"Җәлил укулары"нда катнашабыз

Сәхнә өчен туганмы?

 

Ясминә Юлъякшинага нибары 7 яшь. Терекөмеш бөртеге кебек җитез һәм ифрат кызыксынучан, сәләтле, туган телгә гашыйк, татарлыгы бөркеп торучы акыллы кыз Уфа " Нур" татар дәүләт театрында эшләп килүче балалар студиясендә кечкенә артист һөнәрләрен үзләштерә. Мәктәп сабаклары да аңа җиңел бирелә. Ә сәхнәгә ул тугач та гашыйк булган.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен Ясминә "Җәлил укулары - 2925" иҗади бәйгесенә әзерләгән һәм жюри карамагына юллаган. Карап- карап торам да - ай-һай катлаулы булыр өлкәннәргә балалар арасында иң-иңнәрне сайларга...

Татар төркемендә шөгыльләнүче үсмерләр һәммәсе дә бу конкурста катнашырга тели. Без сезне бу милләтпәрвәр сабыйлар белән таныштыра торырбыз. Ә сез, дуслар, аларның берсен дә игътибарсыз калдырмассыз  дип ышанабыз.

Карадыгызмы, тыңладыгызмы, йә, ничек? 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас