Кызлар, егетләр, бәйгегә кушылабызмы?
Хөрмәтле укытучылар, укучылар!
Яңа уку елы безне янә очраштырды, үзебез гашыйк булган туган тел мохитенә бергә туплады һәм максатларны анык күрергә, аларга ирешергә яңа форсатлар куя. Бу уку елы да яңа белем киңлекләрен яулау, җанлы очрашулар, эзләнүләр, җиңүләр белән сизелми дә узып китәр. Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы елдан-ел популярлаша баручы, сезнең тарафтан көтеп алынучы конкурсны игълан итте. Шулай итеп, "Сибәгатов укулары" III Республика фәнни-гамәли конференциясе укучылар һәм студентларны иң яхшы фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында катнашырга чакыра. Иҗади һәм мавыктыргыч бәйгедә катнашырга сез әзерме?
Мәгълүм булуынча, конкурс быел 3нче тапкыр үткәрелә. Башта ул студентлар өчен дип оештырылган булса, узган елда аның форматы киңәйтелде: иҗади бәйгегә мәктәп укучылары да җәлеп ителде.
Конкурсның максаты – фәнни эшчәнлек аша сәләтле һәм иҗади актив студентларны һәм мәктәп укучыларын ачыклау, барлау һәм аларга ярдәм итү, яшьләрнең фәнни-тикшеренү эшчәнлектә катнашуын стимуллаштыру.
Бәйгегә эшләр түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә:
1) Татар теле;
2) Татар әдәбияты һәм фольклор;
3) Татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы.
Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Ильмира Зарипова белдерүенчә, бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя. Үткән елны Уфа, Нефтекама, Туймазы, Октябрьский шәһәрләре һәм Авыргазы, Балтач, Бүздәк, Шаран районнары мәктәпләре укучылары актив булган. Югары уку йортларыннан күбесенчә Уфа фән һәм технологияләр университеты һәм аның Стәрлетамактагы филиалы, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студентлары үз проектларын тәкъдим итәләр. Быел аларга башка район һәм шәһәр мәктәпләреннән, көллиятләр һәм югары уку йортларыннан да укучылар һәм студентлар күпләп кушылыр дигән өметтә калабыз.
Конкурс 1 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр уздырыла. Анда югары һәм урта махсус белем бирү уку йортлары студентлары, 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурсның шартнамәсе белән “Өмет” гәзите сайтында тулырак таныша аласыз.