Барлык яңалыклар
Чаткылар
19 июнь 2025, 11:20

Ничек була ул татарча – туп тибү?

“Тупаяк”ярышларында кемнәр җиңде?

Ничек була ул татарча – туп тибү?
Ничек була ул татарча – туп тибү?

 

“Тупаяк”ярышларында кемнәр җиңде?

 

Дуслар, футболны татарча ничек атап була, белә идегезме? Мин дә белми иде, хәзер беләм. Тупаяк! Ничегрәк яңгырый? Миңа калса, кабул итәрлек. Болай кызыклырак та әле – Тупаяк!

Шулай итеп, Уфада беренче тапкыр “Тупаяк” татарча футбол турниры узды! Балалар өчен бу кайнар ярышны “Зенит Триумф Уфа” футбол клубы ярдәмендә Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге оештырды. Ярышта Уфаның 84нче татар гимназиясе, 65нче татар гимназиясе, “Ихлас” мәчетенең “Әлиф” командасы, “Зенит Триумф Уфа” командасы уенчылары, кыскасы, 2015 елда туган “вак” спортчылар катнашты. Мондый уеннан читтә калу мөмкинме соң? Юк инде

Шушы уенны карагач, футболга кызыксыну, хәтта ки, кырга чыгып туп тибү теләге бер миндә генә уянмады ул көнне. Бу бәләкәчләр дә ярышырлык уйныймы икән, дигән шик тш туды миндә башта. Нибары 9-10 яшьлек кенә бит алар. Алай да, ишек алдыбыздагы спорт мәйданчыгында көн саен тәгәри-тәгәри футбол уйнаган мондый “вак”ларны күзәтеп торуым сәбәпле (футболга моңарчы битараф кеше булуымны исәпкә алсак), бу малайларда ышаныч уятты. Һәм, чынлап та, шундый кайнар уеннар булды.

Боҗыр кебек малайлар бөтен кагыйдәләр буенча җитездән-җитез, кайнардан-кайнар уен күрсәтте. Укуда тырыш, спортта уңышка омтылышлы бу егетләрдә бик зур өметләр бар – алар телефон коллары түгел!

Уен дисәң дә, безгә, тамашачыларга гына, уен булды ул “Тупаяк”. Ә малайлар янып-көеп, чабып, җан тирләре чыкканчы җиңү өчен көрәште. Егылмый ла булмады, кемдер баш белән тупны тотты, капканы яклады, иптәшенә команда биреп кычкырды, ә иң уңышлылары тупны капкага кертеп, команданы җиңүгә якынайтты.

«Тупаяк» - татарча футбол турниры нәтижәләре мондый:
1 урын - «84нче гимназия» командасы
2 урын - «Зенит Триумф Уфа» командасы
3 урын - «65нче гимназия» командасы
Катнашучы - «Әлиф» «Ихлас» мәчете командасы

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, бу уенның мәгънәсенә тукталып, балаларга сәламәт һәм кызыклы ял минутлары бүләк итү һәм шул ук вакытта спорт терминнарын да татар телендә кулланып булуын күрсәтү аның бер элементы икәнлеген ассызыклады.

Әйткәндәй, “Ихлас” мәчетенең имам-хатибы Альфред Әмир улы үзе “Әлиф” командасының тренеры да. Ә 65нче гимназиянең тренеры – “Нур” татар дәүләт театрының данлыклы актеры Мәхмүт Фатыйхов. Зур җиңүгә ирешкән 84нче татар гимназиясе командасының тренеры исә Татарстанның Башкортстан республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов булды.

Менә шулай, малайларыбыз кайнар “Тупаяк”ярышларын кызыклы һәм мавыктыргыч, гадел һәм могҗизалы уен белән башлап, аңа фатиха бирде. Кечкенә дә төш кенә футболчыларыбызга әфарин! Дәвамлы булсын бу уен. Ул безнең балаларга бик кирәк. Хәер, балаларга гынамы? Ә футбол “җене кагылган” әниләр нишли? Уйный! Уфада хатын-кызлар футболы клубы да оешкан, диделәр ул көнне. Киләсе репортажны, озак көттерми, аннан ясарга язсын.


Ничек була ул татарча – туп тибү?
Ничек була ул татарча – туп тибү?
Ничек була ул татарча – туп тибү?
Ничек була ул татарча – туп тибү?
Ничек була ул татарча – туп тибү?
Ничек була ул татарча – туп тибү?
Ничек була ул татарча – туп тибү?
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас