Барлык яңалыклар
Чаткылар
11 июнь 2025, 14:47

Тырышлыклар уңышларга илтә

Безнең кызлар сөендерә.

Тырышлыклар уңышларга илтә
Тырышлыклар уңышларга илтә

Безнең кызлар сөендерә.

Соңгы арада вакыйгалар агышында зур төрлелек күренә. Араларында бик мөһимнәре һәм бик мөһим булып бетмәгәннәре дә бар. Бик күңеллеләре һәм борчылырга мәҗбүр иткәннәре дә күп. Тормыш гел шатлыктан гына тормый, ди өлкәннәр. Әмма балалар тормышына кагылышлысы гел аяз, шатлыклы булырга тиеш. Шуңа да, соңгы арада булган мавыктыргыч, хәтта ки уйга ди килмәгән дәрәҗәдә зур вакыйгалар турында язабыз бүген. Барыбыз өчен дә иң зур сөенеч – җәйге каникуллар башланды! Җәйге ял лагерьлары ачылды, рәхәт ял көннәре гөрләп тора. Аңа 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә зур старт алынды. Бу уңайдан һәр җирдә күңелле бәйрәмнәр оештырылды. Кадерле дуслар, җәйге ялларыгыз күңелле узсын, сәламәт булыгыз, яңа уку елына көч туплагыз!

Бу көннәрдә күпләрнең теленнән төшмәгән, ил күләмендә безнең республиканы таныткан тагы бер зур вакыйга турында әйтми булмый. Күпләрегез хәбәрдардыр: Илеш районы Югары Яркәй авылының Т. Рахманов исемендәге мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Ләйлә Шәрипова ил Президенты Владимир Путин белән очрашуда катнашты! “Русия – мөмкинлекләр иле” оешмасының күзәтчелек советы кысаларында Кремльдә оештырылган бу чарага ул Милли технологик олимпиада җиңүчесе буларак чакырылды. Чарада күзәтүчеләр советы әгъзалары, төрле бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда җиңүчеләр катнашты.

Президент әйтүенчә, “Русия – мөмкинлекләр иле” платформасының эше төрле яшьтәге кешеләрнең кызыксынуларын исәпкә ала, ә аның төп бурычы – яшәү урынына, һөнәренә яки керем дәрәҗәсенә карамастан, илнең барлык гражданнары өчен үз мөмкинлекләрен тормышка ашыруның бердәм киңлеген булдыру. Бу платформада мәктәп укучылары өчен дә проектлар бар. Милли технологик олимпиада аеруча популяр. Безнең көн герое Ләйлә Шәрипова нәкъ шушы олимпиадада җиңгән дә инде. 17 яшьлек кыз Владимир Путинга олимпиадада катнашу аның тормышын ничек үзгәртүе турында сөйләде.

– Без гаиләдә өч кызбыз. Әти-әни безне кечкенәдән эшкә өйрәтте. Мәсәлән, без бергә бәрәңге утыртабыз, велосипедлар төзәтәбез, газон кисәбез. Безнең территория шактый зур, элекке үлән чапкыч бик гади иде, ул еш ватылды. Әти аны төзәткәндә безне ярдәмгә чакыра иде, шул вакытта барлык механизмнарны, аларның ничек эшләвен аңлата иде. Барысы да шуннан башлангандыр дип уйлыйм: мин физика белән кызыксына, технологияләр белән мавыга башладым, – диде Ләйлә.

Милли технологик олимпиадада катнашырга булгач, кызның технологияләр белән кызыксынуы тагын да арта. “Диңгезне тикшерүнең робототехник системалары” юнәлешен сайлый алар. Командасы җиңүгә ирешә. Һәм олимпиада нәтиҗәләре буенча аны “Берлога” милли киберфизик платформаның амбассадоры итеп чакыралар. “Русия – мөмкинлекләр иле” платформасы миңа алга таба үсү юнәлешен бирде, дип уртаклашты Ләйлә очрашуда.

Президент кызның чыгышын “Шәп!” дип бәяләде һәм аның апалары нәрсә белән шөгыльләнүе турында да кызыксынды.

– Минем игезәк сеңлем бар, ул тормышын медицина белән бәйләргә теләде. Өлкән апам да медицина юлын сайлады, медицина вузының бишенче курсын тәмамлый, – дип җавап бирде Ләйлә.

Владимир Путин Ләйләгә уңышлар теләде һәм робот техникасы өлкәсендә үсеш мөмкинлекләрен билгеләде.

– Бәрәңге дигәннән, үз вакытында мин дә әти-әни белән бәрәңге утырттым. Бәрәңге утырту, аннары утау җиңел эш түгел. Робот техникасы – беренче карашка, кызыклырак, – диде ил җитәкчесе. – Син үзеңне бик перспективалы эшчәнлек өлкәсендә тапкансың, мин бик шатмын. Робот техникасы – Русия Хөкүмәтенең игътибар үзәгендә торган үсеш юнәлешләренең берсе. Монда эш өчен гаять зур киңлек бар. Бездә әле бу өлкәдә бик күп эшлисе. Әмма бездә бик яхшы нигез бар, шуңа уңыш булачагына шикләнмим. Мин сиңа шушы уңышны телим.

Ил җитәкчесе белән быел мәктәпне тәмамлаучы үсмер кыз арасында булган шундый сөйләшүгә бөтен ил шаһит булды. Ә без “Чаткылар”ны укучы егетләр-кызлар өчен Ләйлә Шәрипова белән махсус әңгәмә кордык. Ул сезгә акыллы кыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәр.

–Ләйлә, ул очрашу ничек оештырылды? Бу хәбәрне әйткәч нинди хисләр кичердең?

– Шул олимпиаданың җиңүчесе буларак чакырылдым. Чакыру алгач, без бар гаиләбез белән шатландык. Әмма шундый форматта үтәсен күз алдыбызга да китермәдек. Кремльдә булырмын дип башыма да китерә алмадым. Минем өчен бу көтелмәгән чара булды.

– Ил Президенты үзе турында нинди тәэссоратлар тудырды?

– Владимир Владимирович җылы тәэссоратлар калдырды. Ул минем аркамнан сөеп киткәч, бөтен дулкынлануларым бетеп китте. Аның көчле рухлы кеше булуы, һәр кешегә игътибарлы булуы сокландырды.

– Ләйлә, яшеңә караганда, шактый уңышларга ирешкәнсең: 2023 елда "Диңгезне тикшерүдә робототехник системалар" профилендә илкүләм технологик олимпиада җиңүчесе; 2024 елда "Алдынгы җитештерүләр технологияләре" профилендә илкүләм технологик олимпиада финалисты; "Берлога" гомумдәүләт киберфизика платформасының амбассадоры; 2024 елда Сириуста узган Бөтендөнья яшьләр фестивале делегаты; 2023 һәм 2024 елларда Петербург халыкара икътисадый форумы делегаты (ПМЭФ-2023 һәм ПМЭФ-2024) Мәскәүдә ВДНХда узган “РОССИЯ " күргәзмә-форумы стендисты; Яндекс-дәреслектән информатика буенча олимпиада җиңүчесе һәм Илеш районы хакимияте башлыгы стипендиаты. Шул олимпиадалар, сынаулар арасында иң уңышлысы ни дип кайсысын бәялисең?

– Ул, русча әйткәндә,НТО - национальная технологическся олимпиада булды.

– БДИда кайсы фәннәрне сайладың?

– Мәктәптә минем өчен иң кызыклы фәннәр - физика, математика, информатика булды. БДИга профильле математика, физика, рус телен сайладым.

– Кайсы уку йортын һәм нинди белгечлекне сайларга телисең?

– Уку йортын сайлар өчен, имтиханнарны уңышлы тапшырырга кирәк. Төрле вариантларны карыйбыз, әмма мин туган ягым – Башкортстаныбызны якынрак күрәм. Аллаһ боерса, инженер һөнәрен үзләштерергә уйлыйм.

– Бик катлаулы мәсьәләләр туганда аларны ничек хәл итәсең?

– Аларны уңышлы хәл итәр өчен бөтен тырышлыгымны салам, паникага бирешмим, әти-әнигә мөрәҗәгать итәм һәм Аллаһка тапшырам.

– Синең кумирларың бармы?

– Минем кумирларым – әтием-әнием!

Ләйлә үзе бик тыйнак, сабыр, барын да җитди уйлаучы, артыгын белдерми торган тыйнак кыз. Үзе турында күп сөйләргә, мактанырга яратмый. Әйткәндәй, Ләйләнең әнисе, Ләйсән Ринат кызы башлангыч сыйныфлар укытучысы. Бу дулкынландыргыч көндә ниләр кичердегез дип мин аңа да мөрәҗәгать иттем.

– Барча танышларыбыз, туган-тумачаларыбыз, дусларыбыз, бу хәбәрне ишеткәч, аны телевизор аша карагач, бик матур һәм җылы эчтәлекле теләкләрен җиткерделәр, алга таба да уңышларга ирешүен теләделәр. Бар гаиләбез белән Ләйләнең сөйләгәнен тын да алмый, зур дулкынлану белән карап утырдык. Әлбәттә, горурлыгыбыз ташып тора иде. Балаларга киләчәктә дә бәхет елмайсын.

Без дә Ләйләгә арытаба да уңышлар телибез. Ләйлә кебек сынаулар алдында торган барлык яшьләргә имтиханнарын уңышлы тапшырып, язмышларына язылган гомерлек һөнәрләрен табарга насыйп итсен.

“Чаткылар”ны укучы кызлар-егетләр, тырыш булыгыз. Күрегез, ил Президентыбыз Владимир Путин да эшләп үскән, бәрәңге дә үстергән. Хезмәт чын кешеләрне тәрбияли. Уңышлы кеше булу өчкен белем һәм тырышлык кирәк!

Тырышлыклар уңышларга илтә
Тырышлыклар уңышларга илтә
Тырышлыклар уңышларга илтә
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас