Төсләр һәм кәефләр якты.
"Особенные дети" хәйрия фонды, "ZAMAN" by TUBATAY хәләл рестораны 7 майга кадәр «Бәхетле балачак палитрасы» конкурсын игълан иткән иде. Анда балалар актив катнашты.
Бу конкурс буенча нәтиҗә ясау “Заман” ресторанында узды. Матур чарада төрле милләт балалары катнашты. Үсмерләр тарафыннан өч дистәгә якын эш тәкъдим ителде. Шулар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алдылар. Һәм балаларның эшләре ресторан диварларын бизәде – алардан күргәзмә ясалды.
Ахырда малайлар-кызлар өчпочмаклар ясау буенча осталык сәгатендә катнаштылар.
Балаларга хас булганча җанлы чарадан күренешләр видеода һәм сурәтләрдә.