Яшь уфалы «Балалар яңа дулкыны-2025»конкурсында өченче урынны яулады.
«Популяр музыка академиясе» АКО оештырган бөтенруссия балалар вокаль конкурсының финалы Мәскәүдә узды. Финалга Уфадан 13 яшьлек, Гран-при иясе һәм күп кенә конкурслар лауреаты, Рада Мусина катнашты. Яшь җырчы Көньяк Корея, Дубай, Япониядә булырга хыяллана. Фортепианода уйный. Джаз, эстрада һәм классик музыка башкаручыларны тыңлый. Биш яшеннән җырлый: кызның вокаль сәләтен беренче булып балалар бакчасында музыка укытучысы күреп ала һәм ата-аналарга балага һөнәри белем бирә башларга киңәш итә.
«Детская Новая волна»ның яшь артистларның чыгышларын Лев Лещенко, Игорь Крутой, Игорь Матвиенко, Диана Арбенина һәм Люся Чеботина бәяләде.
Дима Билан һәм Сергей Лазарев конкурс кунаклары булды.
«Балалар яңа дулкыны»нда катнашучыларга истәлекле дипломнар һәм профессиональ микрофоннар тапшырдылар. Беренче өч урынның һәркайсына “Бәллүр дулкын” эксклюзив призы һәм бүләкләр тапшырыла.