Ридан МХОдагы әтисенә бүләк ясаган.
Әләгәз мәктәбенең (Мәчетле районы) горурлыгы булган бу егет-кызларны сез таныйсызмы, дуслар? Белмәсәгез, таныш булыгыз: Азанов Ридан (3нче сыйныф), Кәримов Арыслан (1нче сыйныф), Хәмидуллина Илзидә (4нче сыйныф), Ибатов Денис (3нче сыйныф) Галләмова Элина, (8нче сыйныф), Дульцев Эмиль (4нче сыйныф) укучылары. Аларның булдыклылыгы турында хәбәрләр безгә дә килеп иреште.
Бу уңган, булган балаларны татар теле һәм әдәбиятыннан мөгәллимәләре Минзилә Нәфыйкова укыта.
– Бу укучылар яхшы укыйлар, мәктәптә, районда үткәрелгән төрле конкурсларда актив катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Бу фотосурәт районда үткәрелгән "Тукай моңнары" конкурс-фестивалендә ясалды, – ди укытучы. – Конкурста катнашырга бертавыштан риза булдылар, тырышып шигырьләр ятладылар. Әти-әниләре дә балаларының теләген күтәреп алдылар, аларга ярдәм иттеләр, зур рәхмәт!
Әйткәндәй, Минзилә ханым кайчандыр бу егет-кызларның әти-әниләрен дә укыткан. Укытучы ничәнче буында тирән хөрмәт яулаган, бу аңа бүген дә эшендә ярдәм итә. Ә Эмиль катнаш гаиләдә тәрбияләнә. Менә бит, гаиләдә баланың киләчәген, белемен, телләрне өйрәнүгә, аеруча туган телгә игътибар булганда, үсмерләрнең уңышлары да арта.
Азанов Риданның әтисе МХОда хезмәт итә икән. Малайның бу уңышлары, әлбәттә, әтисенә зур бүләк. Үзенең тырышлыгы белән ул алгы сызыкта булган кадерле кешесенә көч өсти, яхшы кәеф, шатлык бүләк итә. Авыр хезмәтендә ярдәм бит бу. Әфарин, егетләр-кызлар!
Дуслар, сездә нинди уңышлар бар? Безгә языгыз, ярыймы!