Барлык яңалыклар
Чаткылар
16 Май 2025, 10:23

"Чаткылар"да яңа рубрика: “Гаиләбез белән укыйбыз”

Китап-белем чишмәсе!

"Чаткылар"да яңа рубрика: “Гаиләбез белән укыйбыз”
"Чаткылар"да яңа рубрика: “Гаиләбез белән укыйбыз”

Китап-белем чишмәсе!


Без гаиләбез белән бергәләп китап, гәзит, журналлар укырга яратабыз. Минем бәләкәч кенә китапханәм дә бар. Бу китапханәдә татар, урыс, инглиз телендәге китаплар бар. Әнием миңа бәләкәй чагымда татар телендә китапларны үзе укый иде. Ә хәзер инде үзем укыйм. Бездә татар теленә мәхәббәтне укытучыбыз Айгөл Рәшит кызы уятты. Китапларны сыйныфыбыз белән яратып укып, анализ ясыйбыз.

Әле без гаиләбез белән Дилә Булгакованың "Болытларда -каз өмәсе" китабын укып бетердек. Яна китап та алып өлгердек. Киләсе китабым –"Ялан тәпиле керпе". Ул да Дилә Булгакованыкы.

 

Илназ Хәмидуллин.
Уфа шәһәре 84 санлы татар гимназиясенең 3е сыйныфы укучысы.

Редакциядән: Илназ укуда да, спортта да алдынгы, театр түгәрәгендәге уңышлары әнә нинди куаныч!  Күрәмсез, егетләр, кызлар, хөрмәтле әти-әниләр, туган телне өйрәнү балага уңышлы булуда киртә түгел, киресенчә, мөмкинлекләрен арттыра. Туган телне киртә итеп күрүчеләргә килгәндә...  уйланырга урын бар...

Фото: culture.ru

"Чаткылар"да яңа рубрика: “Гаиләбез белән укыйбыз”
"Чаткылар"да яңа рубрика: “Гаиләбез белән укыйбыз”
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас