Яз көнендә кар күрү күңелне төшерә...
Кар ява. Яз көнендә кар күрү күңелне төшерә. Ә бер кечкенә малай шул яңа яуган карда рәхәтләнеп аунап, уйнап ята.
Апасына зәнгәр күзләрен төбәп, астан өскә карап, болай ди:
– Апа, ә кар каян килеп чыга?
– Шуны да белмисеңме? – дип көлә апа кеше.
– Юк, белмим,– ди, уңайсызланып кына малай.
– Белмәгәч, тыңла. Кар бит ул бер тылсым, җирнең ап-ак юрганы.
– Юрганы? – дип гаҗәпләнде энесе.
– Әйе, менә син йокларга ятканда юрган белән ябынасыңмы?-ди апасы.
– Ябынам индее...
– Сиңа җылымы? – дип кабат төпченә апа.
Энесе күзен йомып:
– Әйеее, җылыыы, рәхәәт, – дип җавап кайтара.
– Менә кар да шулай, җир өчен юрган. Кар яугач, җир татлы йокыга китә һәм язга чаклы матур-матур төшләр күрә, – ди апасы.
- Апа, ә җир нинди төшләр күрә? –дип кызыксына малай.
– Аның төшен кар бөртекләре саклый бит, алар йокы татлырак булсын өчен, җир өстендә салмак кына вальс бии. Ябалаклап ява башласа, җиргә тагын дә йомшаграк һәм җылырак була.
– Ничек инде? Ябалаклар явамы?- ди малай аптырап.
Апсы көлеп җибәрә:
–Түгел индее. Эре кар бөртекләре яуганны, күбәләкләп кар ява диләр, - дип җавап кайтара апа кеше.
– Җиргә төшкәнче бит карны Кыш бабай ясый, ансын беләсеңдер инде син?
– Кыш бабааай? Апа, ничек, ничек ясый?
– Кыш бабайның уң кулы – җил һәм сул кулы – буран, бергәләшеп, күлләрдәге, су тамчыларын кыш бабайга ташыйлар, бу бик авыр һәм бик катлаулы эш, чөнки кар бөртекләре ялтырап торсын өчен, су тамчылары да чиста, үтә күренмәле булырга тиеш. Шуннан һәрбер су тамчысына Кыш бабай кадерләп, ипләп кенә тылсымлы салкын өрә, бу һава тамчыны кар бөртегенә әйләндерә. Шуңа күрә ике бертөрле кар бөртеге була алмый. Алар һәрберсе аерылып тора. Шуннан Кыш бабай үзенең ярдәмчеләре кышкы болытларга тарата бу кар бөртекләрен, шулай итеп, болытлар салмак кына җиргә кар яудыра.
– Ә яз җиткәч ничек? Кар кая югала? –ди малай.
– Язгы кояш чыгу белән үзенең назлы нурлары белән кар бөртекләренә караса, алар кире тамчыларга әйләнеп, үзләренең туган күлләренә, елгаларына йөгерешеп кайтып китә. Күрәсеңме? Кыш бабайга бар табигать ярдәм итә. Ләкин җирдә булган һәр тамчы да өенә кайтып җитә алмый.
Бәләкәчнең күзенә яшь тула, ул җәлләп:
– Апа, ә нигә, нәрсә була аларга?
– Менә кешеләр кыш җитү белән кар астында күренми дип, чүп ташлый, үзләре артыннан җыештырмый. Бу чүпләр тамчылар өчен зур киртә. Алар өйләренә кайта алмагач, җирдә кибеп кенә бетә. Елгалар, күлләр үзләренең тамчыларын сагынып елый, шуңа яз җиткәч күлләр тулыланып китә.
Малай яшен сөртеп:
– Апа, мин беркайчан да җиргә чүп ташламыйм! Вәгъдә итәм! Бөтен тамчылар да өйләренә кайтсын, өйдән ерак булып юкка чыгу куркыныч, апа!
– Әйе, энем, син шундый акыллы! Дөрес уйлыйсың, без кешеләрнең төп бурычы табигатьтән көлеп, аны авыр хәлдә калдырып, елатырга түгел, ә кадерен белеп, аңа ярдәм итәргә.
Айгөл Рамазанова, УФТУ талибәсе, 3 курс.
Фото: gamedragtrumup.ru