Барлык яңалыклар
Чаткылар
14 апрель 2025, 09:32

Апа булган көнем...

Ә мин хәзер кирәк булмасам?..  

Апа булган көнем...
Апа булган көнем...

Ә мин хәзер кирәк булмасам?..

 

Бу көн мәңгегә минем хәтеремдә уелып калды. Бүгенгедәй исемдә – җәйге эссе көн. Әни дәваханәдә. Мине әтием белән абыем гына кайгырта. Бу минем беренче тапкыр әнинең назын күрмәгән көннәрем. Кайгыру, борчылу хисе дә бар инде. Апаем булачагын беләм бит: ә мин хәзер кирәк булмасам? Ә мине яратмый, иркәләми башласалар?.. Шундый уйлар да күңелемне болгата.

8нче июнь җитте, абыем белән яңа гына йокыдан торып киләбез. Әни берничә көн инде өйдә юк... Көннәр озак үтә. Шул мизгелдә әтиебез кереп: "Котлыйм, апайлы булдыгыз. Ә мин – өченчегә әти!” дип көлеп куйды.

Бу сүзләрдән мин үсеп киттем – мин хәзер апа кеше бит! Иңемдә канатлар үскән кебек булды, тиз генә, әни янына очып барасым килде.

Абыем, үзенә иптәшкә малай туган дип өмет баглый, мин – кыз көтәм.

Әтидән сорыйбыз, кызмы, малаймы, дип, әйтми. Бу әни янына барганчы сер булып калды. Бу уй мине юл буена озата барды...Дәваханәгә якынаюга, уйлар да, хисләр дә үзгәрде, күңел тулды, кем туса да барыбер, иң мөһиме – апайлы булдым!

Мин хәтерлим, әни икенче катта, уң яктан 3нче тәрәзәдән кечкенә, кара чәчле, нечкә куллы бер сабыйны күрсәтте. Сабыйны кургәч каушап төштем, ә аның кыз бала, минем сеңлем икәнлеген белгәч, бөтенләй эреп төштем. Аннары тагын биш көн буена кайтуларын көттем... Биш көн 100 ел кебек озак үтте. Апаемны алып кайтканнан соң, кулымнан да төшермәскә вәгъдә бирдем әти-әнигә! Барлык булган борчылуларым, куркуларым, шул сабыйның кара күзләренә карагач та юкка чыкты. Хәзер инде ул сабый буй җиткән, чибәрләрдән-чибәр кыз, минем иң якын дустым. Әти-әни бүләк иткән иң кыйммәтле һәм иң кадерле бүләгем. Ә 8 июнь минем өчен иң шатлыклы көн, бәйрәм ул!

Алсу Бәдретдинова, УФТУ талибәсе, 3 курс.

Фото: vitvesti.by

Читайте нас