Назар Абдуллин шундый егет.
«Чаткылар»ның һәр санында гәзитнең иң якын дуслары - сәләтле кызлар-малайлар хакында язмалар дөнья күрә. Тырыш, куйган максатларына омтылучаннар белән танышу кызыклы да, фәһемле дә. Уку алдынгылары, төрле конкурсларда, иҗади бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңүчеләр чын-чыннан туган мәктәпләренең горурлыгы булып тора. Чакмагыш гимназиясендә дә мактау сүзләренә лаеклар аз түгел. Назар Абдуллин, мәсәлән, шундыйларның берсе.
3нчеләр – гимназиядә иң көчле, бердәм класс. Иң беренчелэрдән булып алар Шәйморатовчылар сафына басты. Җыр-биюгә маһир, рәсем төшерү белән мавыккан, музыка уен коралларында уйнарга яраткан кызлар-малайлар балалар сәнгать мәктәбендәге түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Спортның баскетбол, футбол, көрәш, шайбалы хоккей төрен үз иткәннәр исә ярышларда көчләрен сынап, гимназия данын яклый. Могҗиза, серләр белән тулы “хәзинәләр утравында” уку елы дәвамында нинди генә чаралар үткәрелми?! Активлыклары, татулыклары белән аерылып торган 3 “..”лар класс җитәкчеләре Эльвира Рифир кызы Гәрәева белән бергә катлаулы, әмма кызыклы һәм мавыктыргыч белем киңлекләре буйлап сәяхәт кыла.
Эльвира Рифир кызыннан язмам герое Назарның укуы, тәртибе белән кызыксынам.
- Бик тырыш укучы. Һәр дәрескә әзерләнеп килә, игътибарлы, дүртле-бишле билгеләренә генә өлгәшә, кушылган эшне җиренә җиткереп башкара. Классташлары белән барлык чаралард зур теләк белән катнаша. Аның: “Булдыра алмыйм” дигән чагы юк. “Мин булмасам, кем?” Укучым үзалдына менә шундый девиз куйган. Ярдәмчел, тәвәккәл, ышанычлы дус булганы өчен Назарны барысы да ярата. Шайбалы хоккейны үз итеп, бүген ул боз мәйданчыгында матур уңышлар яулый. Аны без киләчәктә чын хоккейчы итеп күрәбез.
“Арена” боз шугалагындагы “Ястребы” командасының 2015-2016 елгы хоккейчылар төркеменә иң җитез һәм кыюлар тупланган. Назар бирегә дүрт яшьлек чагында килә. Һәр көнне күнекмәләргә йөри. Тәҗрибәле тренерлар Арсен Гайсин, Эльвер Фазылбәков, Азат Мәҗитов яшь хоккейчыларны уен серләренә генә түгел, тәртипкә, үзаллылыкка, бердәм команда булырга өйрәтәләр. Чакмагыш спортчылары районда, республикабызда һәм аннан читтә үткәрелгән ярышларда катнашып, үзләрен оста хоккейчылар итеп танытты. Төрле командалар белән очрашуларда Назар да башкалар кебек үзенең осталыгын, җитезлеген күрсәтеп, һәр җиңүгә үз өлешен кертергә омтыла. Екатеринбургта, Удмуртиянең Можга шәһәрендә “Бәллүр шайба”, Актанышта “Боз һәм ялкын” турнирларында ул “Ин яхшы уенчы”, “Иң файдалы уенчы” буларак кубок, Дипломнар белән бүләкләнгән.
Күптән түгел “Ястреб”лар Туймазыда “Девон кубогы”, аннан Алабуга шәһәрендә үткәрелгән турнирда катнаштылар, икесендә дә беренчелекне бирмәделәр. “Афарин!!!” Тренерларның шушы бер сүзе яшь хоккейчыларны яңа җиңүләргә рухландыра. Кызу боз өстендәге ярышларда егылган, елаган, штрафчылар эскәмиясендә утырган чаклары да була, әлбәттә. Сынатмыйлар. Ә алда тагын да яулыйсы үрләр көтә аларны.
Менә шулай укудагы, боз мәйданчыгындагы уңышлары белән Назар Абдуллин үзенең якыннары-әти-әнисен сөендереп кенә тора. 6 класста укучы абыйсы Искәндәр дә энекәшенә зур таяныч. Ул да гимназиядә баскетбол, футбол буенча үткәрелгән ярышларда актив катнаша. Ирина белән Руслан улларына баръяклап та ярдәм итәргә тырыша. “Безнең өчен иң мөхиме - балаларыбызның сау-сәламәт булуы”,- диләр алар.
Абдуллиннар гаиләсе Салават Юлаев командасы өчен җан ата. Шуңа да алар башкалабыз УФа юлына “тузан төшермиләр”, яраткан командалары уйнаган ярышларны “Арена”да карыйлар. Назарның киләчәктә шушы команда уенчысы буласы килә. Хыялы тормышка ашмый калмас. Куйган максатына ирешә торган спортчы бит ул.
Мөнирә Әнвәрова.
Чакмагыш.