Һәрбер истәлегем авылыма килеп тоташа...
Яшьлегемнең һәрбер истәлеге
Авылыма килеп тоташа.
Җыр-биюле кичке уеннарга,
Болыннарга кайтам җыр аша.
"Безнең татар гимназиясендә кабатланмас бәйрәмнәребез ниндиләр?" - дип сорасалар, бер икеләнмичә "Кичке уен" һәм “Аулак өй”ләрне сәхнәләтерү дияр идек. Бу бәйрәмнәр элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган.
Борынгы әби-бабаларыбыз яшь чакларында кич утыруны, кичке уеннарны яраткан. Чишмә янында, болыннарда, су буйларында җырлап-биеп күңел ачу борынгыдан килгән гадәт булган. Халкыбыз җырлары да шушы уеннарда туган. Без, класс җитәкчеләре, бу йолаларны егет-кызларыбыз да белергә тиеш дип уйлыйбыз. Гореф-гадәтләребез балалар, үсмерләр күңеленә уен рәвешендә керергә, аларны да рухландырырга тиеш.
Гаилә елы уңаеннан, күптән түгел, 7б сыйныфында "Кичке уен" үткәрдек. Бу кичәдә Ширинова Сабринанын яраткан бабасы, Башкортстанннын атказанган мәдәният хезмәткәре Зинил Бикмөхәметов Гарифулла улы катнашты. Тимерхан Әсгать улы Әхмәтов укучылар белән матур татар халык җырлары әзерләде.Әлфия Зиннур кызы Меркулова кызларны кыска вакыт эчендә биергә өйрәтте. Мондый бәйрәмнәрнең төп максаты булып балаларны татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү; йолаларга хөрмәт,ихтирам тәрбияләү, балаларның сүз байлыкларын арттыру тора. Мондый чаралар укучыларыбызны матур итеп татар телендә сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәтә.
Безнең Бәләбәй шәһәре татар гимназиясендә ел саен кече сыйныфлардан башлап бик күңелле "Аулак өйләр" оештырыла. Укучылар да, класс җитәкчеләре дә бу бәйрәмнәргә бик җитди әзерләнә. Аулак өйләр - укучыларның әти-әниләре өчен дә зур тантана булып тора. Алар бу бәйрәмнәрне көтеп алалар, ярдәм итәләр, милли ризыклар әзерлиләр. Кызлар белән егетләр матур чыгыш ясыйлар: җырлыйлар, бииләр, уеннар оештыралар.
Финзирә Шакирова, Бәләбәй шәһәре татар гимназиясе 7Б сыйныф җитәкчесе.