Бу дөньяда һөнәрләр күп
Сайлап ал, теләп эшлә!
Уфа шәһәренең 84 санлы татар гимназиясенең 3 Б сыйныфында укучылар киләчәктә кем булу турында җитди уйлана инде. Бу хакта аларның хатларын укыгач аңларсыз. Малай-кызларның төрле һөнәрләр турында белеп торуы, шундый максатлары башкаларга да үрнәк булсын. Ә сез дуслар, үскәч кем булырга телисез? Безгә языгыз, уйларыгыз белән уртаклашыгыз. Менә шулай фикер уртаклашсак, гомерлек һөнәрне сайлавы җиңелрәк булыр!
Галим буласым килә!
Мин үскәч галим булырга телим. Бу бик җитди карар, аңа тәгаен мин 16-17 яшьләрдә килермен, ә әлегә бу уйларга юнәлеш биргән очрак турында язасым килә.
Бервакыт әтием белән аның дусты янына – эш урынына бардык - бу биохимик лаборатория иде. Шунда миндә галим булырга теләк уянды. Әтинең дусты галим һәм ул тикшеренүләр алып бара, яңа препаратлар өстендә эшли. Ул дарулар кешеләрне сәламәтләндерүгә юнәлтелгән.
Киләчәктә минем дә галим буласым, кешеләргә файдалы ачышлар ясыйсым килә.
Денис Гыйндуллин.
Теш табибы булырга телим!
Мин үскәч теш табибы булырга телим. Минем өчен ул кызыклы һөнәр булып тоела. Һәр кешенең 32 теше бар. Әмма аларны тиешенчә тәрбияләмәсәң, авырта башлыйлар.
Минем әнием теш табибы. Мин аның эзеннән китәргә телим.
Киләчәктә үз клиникамны ачып, кешеләрнең тешләрен дәваларга, кирәк кадәр ярдәм итәргә телим.
Мираслава Насыйбуллина.
Хайваннарны нык яратам!
Мин хайваннарны бик яратам, шуңа күрә, үскәч ветеринар булырга телим. Минем Барни кушаматлы этем бар, аны бик яратып тәрбиялим. Ветеринар булудан тыш, мин киләчәктә йортсыз этләр-мәчеләр өчен приют ачарга телим. Миңа аларны бик яратып тәрбияләячәкмен.
Сабина Фәтхетдинова.
Матурлыкка гашыйкмын!
Әйе, безнең гаиләдә табиблар юк. Мин бу хәлне төзәтергә уйлыйм, үскәч косметолог булырга телим. Моның өчен мин яхшы итеп укырга тиешмен. Аннары медицина университетына укырга кереп, сыйфатлы югары белем алырга телим.
Башта мин дәваханәдә терапевт булып эшләргә телим. Тәҗрибә туплагач, шәхси косметология салоны ачарга уем бар. Мине мнәнәем бик чибәр. Аның һәрвакыт шундый сылу булып калуын телим. Мин аңа бу яклап ярдәм итәчәкмен. Ышанам, минем салоным иң абруйлылардан булачак.
Сәйдә Гәрәева.
Фото: culture.ru