-3 °С
Кар
“Туган як җырчысы”.
Илеш районында “Туган як җырчысы” дип аталган әдәби кичә үтте. Ул шагыйрь Ринат Хәйрине искә алуга багышланды һәм анда төрле мәктәп укучылары – шигьрияткә гашыйк яшь талантлар катнашты. 1 сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Аринаның чыгышы беркемне дә битараф калдырмаслык чагу булды. Арина Р. Хәйринең "Канатлар кайда үсә" шигырен яттан, сәнгатьле итеп укыды.