Барлык яңалыклар
Чаткылар
24 ноябрь , 23:07

Уфага Кыш Бабай поезды киләчәк

Яңа ел инде тиздән җитә, димәк, ил буйлап Кыш бабайның бәйрәм поезды йөри башлый. Быел ул Бөек Устюгтан дүртенче тапкыр сәяхәткә чыгачак.

Уфага Кыш Бабай поезды киләчәк
Уфага Кыш Бабай поезды киләчәк

54 көн эчендә Кыш Бабай поезды маршруты Русиянең 60тан артык шәһәреннән узачак.

Башкортстанда ул өч станциядә тукталачак: Стәрлетамак, Салават һәм Уфада.

Башкалага тылсымлы поезд 25 декабрьдә килеп җитә. Перронда гадәттәгечә аниматорлар һәм артистлар катнашында күңел ачу программалары узачак.

Узган ел поезд составында 20 вагон булган. 

Состав башында йөзләгән фонарьлардан гирляндалар белән бизәлгән паровоз булачак. Гадәттә биредәге ресторан һәм кибетләргә тере чират тәртибендә бушлай керү . Аларда Кыш бабайдан бүләкләр һәм сувенирлар сатып алырга, шулай ук открытка җибәрергә мөмкин. Килеп җитү белән һәм китәр алдыннан Кыш бабай белән Кар кызы перронга чыгалар.

 

Юлай НИЗАЕВ.

Фото: шәһәр хакимияте тарафыннан тәкъдим ителә.

Уфага Кыш Бабай поезды киләчәк
Уфага Кыш Бабай поезды киләчәк
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: