Барлык яңалыклар
Чаткылар
29 август , 23:13

Риана белән сез дә танышмы?

Бу сәләтле кыз күпләргә үрнәк.

Риана белән сез дә танышмы?
Риана белән сез дә танышмы?

Бу сәләтле кыз күпләргә үрнәк.

 

Туймазы шәһәрендә яшәүче 14 яшьлек Риана Шәмсетдинова гадәти кыз түгел. Риана үзенең кесә акчасын җыеп барып, аны МХО яугирләргә ярдәмгә тапшыра.

 

Берничә ай узуга тупланган акчасына ул салфеткалар, бинтлар алып, МХОда, Русия Герое Миңлегали Шәйморатов исмендәге беренче доброволецлар батальонындагы әтисе хезмәт иткән җирләргә җибәрә.

Гаҗәпләнерсез дә, юк та. Әмма туташ яшьармияче волонтерлар отряды әгъзасы да.

 

Курскидагы соңгы вакыйгалар буенча Риананың яңа уйлары туган. Хәйрия акцияләренз кушылып, ул балалар өчен канцелярия товарлары сатып алып, шул балаларга юллаган.

 

«Әти-әнием миңа мәктәп кирәк-яраклары алганда иң яхшларын сайлыйлар иде. Ә Курск малайлары-кызларының иң мөһим әсбаплары да юк.  Әле мин аларга үз кесә акчама дәфтәрләр, альбомнар, каләмнәр алдым. Сентябрьдә минем сыйныфташларым да бу эшкә кушылыр дип уйлыйм, без бергә ярдәм итәрбез», — ди Риана.

 

Бу актив позицияле, кызыксынучан кызны шәһәрдә күпләр белә. Риана «Арлекино» балалар бию мәктәбендә шөгыльләнә, бер бәйрәм дә ансыз үтми.

 

Ә узган елда сәләтле туташ «Созвездие талантов» республика конкурсында беренче урын яулаган. Бу аның беренче һәм, ышанабыз, соңгы җиңүе түгел. Ул бит әле музыка мәктәбендә фортепиано классында укый, гитарада уйный һәм гел “биш”кә укый.

 

Туташка бу уңышларына ирешергә аның гаиләсе ярдәм итә.

 

 Киләчәктә Риана биюче, хореограф булырга тели.бу булдыклы, киңкырлы сәләтле кызга уңышлар телибез.

 

 

 

 

 

Риана белән сез дә танышмы?
Риана белән сез дә танышмы?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: