Барлык яңалыклар
Чаткылар
28 август , 14:24

2нче сентябрьдә һава торышы нинди була?

Кояшлы бул, Белем көне!

2нче сентябрьдә һава торышы нинди була?
2нче сентябрьдә һава торышы нинди була?

Кояшлы бул, Белем көне!

 

Кем ничектер, ә менә без чит авылга 5-6 чакрым җәяү йөреп укыгач, 1 сентябрьгә көннең нинди булуы бик мөһим иде. Чөнки яңгыр яуса, безнең бөтен матурлык, пакълек, тырышлык юкка чыга иде бит. Ул чакрымнарны яңгыр астында узсак, матур киемнәребез манма булып, бәйрәм шатлыгы да эреп югала иде. 1 сентябрьдә мәктәпкә ак бантларны җилфердәтеп, матур мәктәп формасында, ак альяпкычлар, яңа түфлиләрне киеп, кояшлы иртәдә кулга портфель һәм чагу чәчәк гөлләмәләре тотып, коры җиргә шакылдатып басып барасы килә иде. Шуңа күрә 1 сентябрьгә кояш тели идек. Шуннан калган гадәт белән бу көн гел, ел да, гомер буе шундый якты, җылы, кояшлы булырга тиеш, дигән теләк яши. Менә быел да Белем  көне җитә. Һава торышы нинди булыр? Балалар салкын яңгыр астында калмасмы, тантаналы линейкалар ничек узар?  

РФ Гидромет үзәге мөдире, фәнни җитәкче Роман Вильфанд бу көнгә яхшы фаразлар бирә.

 Баш синоптик белдерүенчә, кыраулар да, салкын дулкыннар да, көчле җилләр дә бу көнне булмаячак.

Үзәк Русиядә яшәүчеләрне андый көтелмәгән хәлләр урап узар, ди.

 Август ахыры һәм сентябрь башы явым-төшемсез, кояшлы көннәре белән сөендерер.

 

2нче сентябрьдә һава торышы нинди була?
2нче сентябрьдә һава торышы нинди була?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: