Менә шундый җитез егет үсеп килә.
Сез фотосурәттә күргән малай – Кәрим Зарипов – Октябрьский шәһәренең 3 санлы гимназиясендә бик яхшы билгеләргә генә укучы малай. Күпләрегез кебек җәйге каникулда авылда саф һавада ял итә. Ялга бирелгән вакытны ул дөрес аңлый һәм һәр минутын бик файдалы уздыра.
Әйтик, Кәрим ял иткән авылда иске мәктәпне мәчет итеп үзгәртеп, яхшылап төзекләндерү эшләре бара. Еш кына өмәләр уза. Кәрим дә бу изге эштән читтә калмаган, кулына пумала алып, зурәнисе Рида Мотаһар кызына ярдәм иткән. Өлкәннәргә булышып, башка көче җиткән эшләргә дә бик чос тотына бу егет. Мәчетнең тизрәк ачылып, эшләп китүен тели. Чөнки ул үзе дә әнисе белән 3 ел инде Октябрьскийда мәчеткә йөри, башлангыч дин сабаклары ала. Бу авылда да кешеләрнең Аллаһ йортына бердәм булып йөри башлар көннен тизрәк күрәсе килә. Үзен сагынып көтеп алган, кадерләп кунак итүче, гомере буе балаларга белем биргән пенсиядәге укытучы зурәнисе дә гарәпчә укый, үзе намазда бит. Шуңа күрә, Кәримгә биредә бик рәхәт.
Ә башка шөгыльләре турында сөйләсәк, тагын да күп әйтеп була. Кәрим хоккей мәктәбенә йөри, курайчылар түгәрәгендә шөгыльләнә. Казанышлары да бар, Уфада узган бәйгеләрдә катнашып мактаулы урыннар алган сәнгатькә гашыйк егет тә ул.
Шуңа өстәп, ул яшьтәшләренең күбесе иренгән тагы бер шөгыльгә ия – Кәрим яр буенда кармак белән балык каптырырга ярата.
Менә шундый җитез егет үсеп килә. Бәхетле бул, Кәрим!
Ә сез, дуслар, җәйге каникулны ничек уздырасыз?