Барлык яңалыклар
Чаткылар
30 июль , 14:27

Сипкелле – сөйкемле!

Сипкелләре күп төрле, Балкый йолдыз шикелле. Чибәрлеге чиктән ашкан, Өстәвенә сөйкемле:)

Сипкелле – сөйкемле!
Сипкелле – сөйкемле!

Сипкелләре күп төрле,

Балкый йолдыз шикелле.

Чибәрлеге чиктән ашкан,

Өстәвенә сөйкемле:)

 

 Мин дә җырдагы юллар белән килешәм, дуслар, сипкелле кеше сөйкемле ул!

 Әйе, үсмер вакытта үземдә дә булды алар, ләкин беркайчан да аны кимчелек итеп күрмәдем. Ләкин күпләргә ошамый шул сипкелле булып йөрү. “Рыжый-рыжый конопатый” ,  дип берәр белер-белмәсе көйләп тә йөрсә... Бигрәк тә үсмерләрне борчый ул матур нокталар. Сипкелле кызлар – егетләргә, сипкелле егетләр кызларга ошамабыз дип кыенсына. Нигә? Ходай бу матурлыкны сезгә белеп биргән бит! Алай да, бик борчылсагыз, сипкелләрне  бетерүгә караганда, булдырмау җиңелрәк дип, киңәшләр белән уртаклашабыз.

Сипкелләр булуга сөенегез, димәк, сезне кояш ярата. Сипкелләр бары тик кояш яраткан кешедә генә чыга. Ул, кагыйдә буларак, яшьләрдә генә була. Һәм сипкелне еш кына яшьлек билгесе, диләр. Ул, чынлап та, йөзне мөлаем итә. Инде шулай да сипкелне бетерергә ниятләсәгез, шушы рецептны кулланып карагыз.
Биткә күбекләнгәнче тугланган чи йомырка агына бер лимон суты, 4 грамм глицерин, 1 чәй калагы зәйтүн мае кушылган катнашма сөртү яхшы нәтиҗә бирә. Шулай да сипкел һәм тапларны бетерә торган радикаль чара юк, алар бераз агарырга гына мөмкин.

Сипкелләргә каршы витаминнар да юк, ди табиблар. Кояшның беренче нурлары күренүгә, биткә сипкел чыгу меланин бүлеп чыгарылуга бәйле. Тирене агарта торган махсус сүлләр бар. Эремчек суын көн саен озаклап сөртсәң дә булыша. Иң яхшысы, җәен кояштан сакланырга, махсус кремнар сөртергә кирәк. Әмма сипкелләрне бетермәү хәерлерәк, мөгаен, сипкел белән матуррактыр әле ул сез.

Әйткәндәй, сипкелләрне бетерүгә караганда, аларны булдырмау җиңелрәк. Кояшта иртәнге унбергә кадәр генә йөрегез, анда да битне кояш нурларына куярга тырышмагыз, күбрәк хәрәкәттә булыгыз. Киң кырлы җиңел баш киеме дә ярдәм итәр.
Спиртлы лосьоннар, гигиеник чаралар кулланмагыз. Алар кояш нурларына карата сизгерлекне арттырырга мөмкин. Ә инде тәнегездә кызыл таплар барлыкка килсә, я авыртып торса, катык, я каймак сөртеп куегыз. Бөтнек, ромашка, чәй төнәтмәләре дә тәнгә сөртү өчен файдалы.

Сипкелләр чыгып өлгерсә дә, кәефегезне бозмагыз. Көненә берничә тапкыр битегезгә катык, лимон суты сөртеп, кыяр йомшагыннан, я җир җиләгеннән, кара карлыганнан битлек эшләп карагыз. Аны 20-30 минут тотыгыз да җылы су белән юыгыз. Мондый ысул белән сипкелләрегез агару гына түгел, тәнегез матурланачак, анда матдәләр алмашыну яхшырачак.

Махсус агартучы крем да сатып алып була. Тик бер нәрсәне онытмагыз. Бу кремнарны урамга чыгар алдыннан сөртмәгез, юкса кире нәтиҗәгә юлыгуыгыз бар. Агартучы крем яхшылап юылган, лосьон белән чистартылган биткә юка гына итеп сөртелә. Ахырда аның артыгы мамык белән сөртеп алына.
Агарту чарасын үзегез дә эшли аласыз:

Берәр аш кашыгы лимон суты белән 6 процентлы аш серкәсенә 2 чәй калагы кайнаган су өстәгез. Тәнегез коры булса, глицерин тамызыгыз. Петрушка суты да шундый ук нәтиҗә бирә. Аны вак кына турарга да өстенә кайнар су коярга, бераз вакыт тотарга кирәк. Суынган төнәтмәне көненә 1-2 тапкыр биткә сөртергә. Нәтиҗә көнендә генә күренми, сабыр булыгыз. Бәлки бер-ике ай шулай дәваланырга кирәгер.

Һәм белегез, сипкелле кешеләр гомер-бакый булган.  Сез беренчесе һәм соңгысы түгел. Кайтавазларны укыгыз әле:

“Бер кыз сипкелен бетерәм дип ниләр генә кыландырмый иде, берсендә наждак  кәгазе белән ышкып кутырлатып бетергән, җәрәхәтләре төзәлгәч, сипкелләре “пелт” итеп килеп чыкканнар инде...

“Ә без керән тамыры сутын сөртеп битне яндырган идек”.

Каян килеп сөйкемле булсын инде, күпме күз яше түктем шул сипкелле булганым өчен. Көзгегә карарга ояла идем...

 “Сипкелләр матур, дустым, үскәндә шулай гарьләнәсең ул, мин дә сипкелле идем, үскәч бетте ул”.

Башыгызны югары күтәреп, бу матурлыгыгызга сөенеп, шатланып яшәгез. Малайлар-кызлар, үзегезгә өстәмә комплекслар тапмагыз. Сипкелле үсмер дустым, хәтереңдә тот, син матур һәм сөйкемле!  Ә кемдер шаяртып төртеп күрсәтә икән, игътибарга да алма, вакыт узуга ул танышың хатасын аңлаячак  һәм гафу үтенер. Шул вакытта сез шул сипкелле чакларны сагынып, балачак юләрлегеннән рәхәтләнеп көләчәксез генә.

Фото: ru.pinterest.com, stihi.ru

Сипкелле – сөйкемле!
Сипкелле – сөйкемле!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: