Барлык яңалыклар
Чаткылар
3 апрель , 21:51

Бүләк итик, дуслар, туган телне!

Сабыйларга ярдәмгә.

Бүләк итик, дуслар, туган телне!
Бүләк итик, дуслар, туган телне!

Сабыйларга ярдәмгә.

 

Тылсымлы балачак илендә алган сабаклар, яраткан дәү әниләр сүзе кебек күңелгә сеңеп, гомер буе озатып бара.

Балачакта күргән, алган матурлык  кешегә тормыш юлын лаеклы үтәргә канатлар бирә. Туган телгә карата сөю орлыклары да бала чакта, самими чакта салына.

Туган телле бала – иманлы бала. Туган телле бала – тәүфыйклы бала. Туган телле бала – әтисен, әнисен, якыннарын сөя, Ватанын зурлый. Туган телле баланың иле дә, җыры да бар.

Сабыйларыбызны бергәләп сөендерик. Аларга туган телебезне гомерлеккә бүләк итик.

Фото: YouTube

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: