Бу сорауга бик гади генә җавап биреп була.
Кеше ишеткәннең бөтенсен дә ишетә. Күбрәген дә ишетә әле. Тою әгъзаларын чагыштырырга уйласак, әһәмияте ягыннан ишетү сәләте этләр өчен ис сизүдән соң икенче урында тора. Хәрәкәтчән колак яфраклары – колакның күзгә күренеп торган өлеше – табигать тарафыннан авазларны әйбәтрәк ишетеп алу һәм аларны ишетү каналына озату өчен көйләнгән. Сак колаклы этне беркадәр күзәтеп торсак, аның ни-нәрсәгәдер шомрайганда колакларын бер яктан икенче якка боргалавын, башын кырын салындыруын күрербез. Димәк ки, этнең колаклары локатор ролен дә үти.
Этләрнең баш өстендәге “әрекмән яфраклары” табигый сайланыш вакытында гына барлыкка килгән. Моның этләргә нинди йогынты ясавы әлегә бик мәгълүм түгел. Әмма озын колакларның кыска колакларга караганда ешрак шешеп чыгуы билгеле. Шулай булса да, теләсә кайсы этнең ишетү сәләте, хәтта колаклары кыркылган килеш тә, кешенекеннән сизгеррәк. Без авазларны 20 герцтан 20 кГц диапозонында ишетә алабыз. Гади генә әйткәндә, иң түбән тавышлы орган торбасы авазы белән тычкан чыелдавы арасындагы авазлар бу. Этләр өчен 20Гц югарылыгы – норма. Әмма алар 45 кГц ешлыгынадагы авазны да тота ала. Бу җәһәттән этләр песиләрдән калыша, шулай да кешеләрне нык уздыра. Бу сәләт аларга тычканнарның серләшкәннәрен тыңлап торырга мөмкинлек бирә. Ә бит тычканнар ультратавыш ешлыгында аралашалар. Этләрнең ультратавышны ишетү сәләтенә исәпләнгән махсус сыбызгы бар, бу сыбызгының сигналына урамдагы бер кеше дә игътибар итми, ә менә эт исә хуҗасының авазын ишетә.
Эт шактый зәгыйфь тавышны да кешегә караганда яхшырак ишетә. Аларның бу сыйфаты шәп сакчы булырга ярдәм итә. Хуҗасының аяк тавышын әллә кайдан ук ишетеп алу сәләте дә колаклары сизгер булганга күрә. Эт ябык ишекләр артындагы адымнарны ишетеп кенә калмы, бәлки хуҗасын атлавыннан таный. Хуҗалары өйләренә машинада кайта торган этләр тора-бара үз машиналарын двигатель тавышыннан ук ят машинадан аера башлыйлар, эт колагының тагын бер үзенчәлеген әйтеп үтү зарур. Эт тавыш чыганагының урынын зур төгәллек белән күрсәтә ала. Тәҗрибәләр вакытында эт 5,5 мд ан төрле тавыш чыганакларын аерып күрсәтә алды. Ә бит әйберләр арасы нибары 13 см гына иде.
Этләрнең музыкаль сәләтләре дә сокланырлык. Кычкырып бирелә торган командаларны төрле тональлектәге авазлар белән алыштырырга мөмкин. Ләкин бу бик озакка сузылган өйрәтү күнекмәләрен таләп итә.