Барлык яңалыклар
Чаткылар
26 июль 2023, 16:25

ӘЛФИРНЕҢ КОЯШЫ

Үсмерләр өчен хикәя.

ӘЛФИРНЕҢ КОЯШЫ
ӘЛФИРНЕҢ КОЯШЫ

Үсмерләр өчен хикәя.

 

 

Ямьле һәм күңелле җәй каникуллары да үтеп китте...

Тышта көз ае хөкем сөрә. Тәрәзәдән тышка күз салсаң анда көзге яңгырлы ямьсез көн, шуңа күрә дә Әлфир бу мизгелне яратмый. Бүген нигәдер аңа башка көннәргә караганда да моңсурак иде.

Бүген аның дусты Ринатның туган көне. Дусты аны атап чакырды. Әлфирнең гадәтен яхшы белгәнгә, килмәс дип уйлагандыр инде, күрәсең.

Әлфир әкрен генә киенде дә тышка чыкты. Кара болытлар, малайны ирештергәндәй, тагы да ныграк куерып, күк йөзен тәмам каплап алып, яңгыр ява башлады. Әлфир иренеп кенә дустына атлады.

Әлфир барып кергәндә өй эче кунаклар белән тулган иде. Ринат аны ачык йөз белән каршы алды һәм килгән малайлар, кызлар белән таныштырды. Әлфир, дулкынланып торган кара чәчле, төпсез күлдәй зәңгәр күзле, кояшта янган кебек каракучкыл йөзле бер кызга игътибар итте.

Күңелле музыка уйный, барысы да матур итеп биеделәр, күңел ачтылар,  көлештеләр. Тик Әлфир генә бер як читтә күңелсез утырды.

- Нигә биемисең? – дигән сорауга башын күтәреп карады. Каршында теге кара чәчле, зәңгәр күзле кыз басып тора иде. Ул Әлфир янына килеп утырды.

- Әлфия булам.

- Әлфир, - дип теләр-теләмәс кенә җавап бирде малай.

Мин мәктәптә сине күргәнем бар. Мин 6нчы сыйныфта укыйм. Ә син?

- 8нче сыйныфта.

Кызның үзен кыю гына тотуына  Әлфир башта аптырады. Ул аңа игътибар белән карады.

Алар озак кына сөйләшеп утырдылар. Әлфирнең күңеле күтәрелде. Аңарга рәхәт иде...

Кайткач, инде соң булса да, малай озак кына йоклап китә алмады. Кичәдә танышкан кыз күз алдыннан китмәде.

Яллар да үтеп китте... Әлфир мәктәпкә ашыкты. Барып кергәч тә, күзләре таныш йөзне эзләде.

Малай белән кызның дуслыгы көннән-көн ныгыды, аралашулары  матуррак була барды. Алар һәрвакыт бер-берсенең уңышларына гел куандылар, шатлыклары белән бүлешеп тордылар.

Әлфирнең күңеле үсте. Инде күкне каплап алган болытларга да елмаеп карагандаһ тоелдв аңа. Егет һәр яңа туган көнне көтеп алды.

Алар “Вконтакте” социаль челтәре сайтында аралашып язышып тордылар. Ә мәктәптә күрешкәндә сәлам бирешеп йөрделәр.

Ләкин бәхет кояшы озак балкымады.

Шулай итеп бер көнне мәктәптә Әлфиянең сыйныфташ кызлары Әлфир янына килеп:

- Син, Әлфия белән аралашма әле. Аның синең белән аралашасы килми, – дип әйттеләр.

Һәм шул ук көнне: “Әлфир 6нчы сыйныфтан Әлфияне ярата”, – дигән сүзләр мәктәптә таралды. Башта бу сүзләргә алар бер дә игътибар итмделәр. Тора-бара бу сүзләрне Әлфиргә ешрак ишетергә туры килде. Хәтта “Вконтакте” социаль челтәрендә Әлфиргә Әлфиянең сыйныфташларыннан: “Син безнең сыйныфтагы Әлфияне яратасыңмы?” – дигән эчтәлекле хатлар килә башлады.

Ә иртәгәсенә шаккатарлык хәл булды. Әлфиргә Әлфия исеменнән хат тапшырдылар. Анда Әлфирне мыскыллардай сүзләр бар иде. Бераз уйлап торгач: “Юк, бу хатны Әлфия язмас. Шулай дип әйтергә теләсә, ул йөзгә карап әйтер иде”, – дигән ныклы карарга килде егет.

Язган хатны аның сыйныфташлары укыды. Илнур Әлфирнең йөзенә карап:

- Син шул бала-чага белән йөрисеңме? – дип мыскыл итеп көлеп куйды.

- Юк,  - дип кыенсынып кына җавап бирде Әлфир. – Безнең арада тик дуслык кына.

Чыннан да шулай иде, Әлфир Әлфиягә карата мәхәббәткә үрелеп җитмәгән дустанә хисләр генә кичерә иде әле.

Әлфирнең кайбер сыйныфташлары, аны яклап, яратуда һәм дуслыкта яшь арасы зур роль уйнамый дип төрле мисаллар китерделәр.

Мәктәптән кайту белән Әлфир “Вконтакте”га керергә ашыкты. Ул Әлфиягә хат язарга булды. Синең исемеңнән хат тапшырдылар дип хәбәр итте егет кызга. Җавапны Әлфиргә озак көтәргә туры килмәде.

Әлфиядән мондай эчтәлекле хат килде:

- Мин башкача синең белән дус булырга теләмим. Бездән бөтен мәктәп көлә.  Гомумән, мин 7нче сыйныфтагы Рөстәмне яратам.

Әлфиянең хатына Әлфир җавап кайтармады.

Бу хәлне Әлфир Ринатка сөйләде.

– Рөстәмне Әлфиянең сыйныфташы Ирина ярата, – диде Ринат. –Шуңа күрә бу хатны Әлфия язмагандыр, аның сыйныфташы Ирина язгандыр дип уйлыйм, диде ул.

Шулай итеп Әлфир белән Әлфиянең дуслык җепләре өзелде, аралар суынды. Мәктәптә очрашканда бер-берсенең йөзенә карарга оялдылар, чөнки башкалардан тартындылар. Кара-каршы туры килсәләр дә сүз кушмыйлар, шым гына үтеп китәләр.

Яңы ел киче иде. Очсыз-чиксез уйлар диңгезендә йөзгән Әлфиргә күңелсез иде. Кинәт аның күзе компьютер экранына төште. Аңарга хат килгән. Дулкынланып хатны ачты. Ул Әлфиядән иде. Кыз Әлфирне Яңа ел белән котлаган. Әйтерсең лә, малайның кулына кыйммәтле бүләк тоттырдылар! Бөтен тирә-як балкып киткәндәй булды. Күп тә уйлап тормастан, Әлфир кызга синең белән сөйләшәсе бар дип язып җибәрде. Кыз җавап язмады. Алай гына да түгел, Әлфия аны “Вконтакте” социаль челтәре сайтында дуслыктан алып ташлады. Бу хәлне көтмәгән Әлфиргә бик кыен булды: әле генә балкып торган кояшын сүндерделәр мени? Авыр иде аңарга. Күңелен нәрсәдер кырып тик торды, йөрәген сагыш басты.

Ләкин яшәү дәвам итә. Әлфир белән Әлфиянең дә тагы бер очрашып сөйләшәсе бар әле...

 

                                                            ***

 

Бу хәлдән соң Әлфир бик нык төшенкелеккә бирелде. Аңа кышкы каникуллар бик озак үткән кебек тоелды. Каникул вакытын ул компьютер артында утырып үткәрде, көне-төне онлайн уеннар уйнады. Шул сәбәпле әти-әнисе белән тиргәште.

Көннәрдән бер көнне Әлфир үзенә яңы дус тапты. Көне төне язышалар алар Илгиз белән. Егет Әлфиргә очрашырга тәкъдим итте. Егет ризалашты. Икенче көнне алар очраштылар.

Илгиз Әлфир уйламаганча начар компаниядән булып чыкты. Ул тәмәке  тарта, эчә, хәтта наркотиклар куллана икән. Әлфир дә ул көнне үлән тартып карады. Күңеленә рәхәт булды, уйлары буталып китте. Өйдә тиргәшү, ызгыш булганга күрә Әлфирнең өенә кайтасы килмәде, шуңа күрә ул яңа танышкан дустында калырга булды.

Ә өйдә малайның әти-әнисе нәрсә әшләргә дә белмәделәр, йоклап китә алмый төн уздырдылар. Иртәнгә таба малай өйгә кайтып керде. Әти-әнисенең сорауларына ул бер сүз белән дә  җавап бирмәде.

Йокысы туйгач, Әлфир “Вконтакте”га керергә ашыкты. Керсә, яңа дустыннан хат килгән. Хатны ачса, анда кичә тошергән видео. Видеода Әлфирнең эчкән, үлән тарткан вакытлары төшерелгән. Шул видео белән Әлфирне куркытып, Илгиз аны “Синий кит” уенына кертте.

Шулай итеп, егет уен төркеменә кереп китте. Әллә күпме этаптан торган уенның шартларын карагач, бу уенга Әлфирнең кызыксынуы артты. Билгесез көчләр бу уеннан организмында адреналин барлыкка килүен аңлатып, анда уйнап карау теләген уяттыё

Уенның беренче этабында магазиннан әйбер урлау бурычы тора. Төнен йоклый алмыйча, малай бу этапны ничек үтәргә икән дип уйланып ята.

Икенче көнне кичкә таба Әлфир “Магнит” магазинына бара, иң кыйммәтле әйбер эзли һәм шуны урларга тырыша, тик уйлаган эше барып чыкмады. Полиция хезмәткәрләре малайны тоттылар һәм әти-әнисен чакырттылар. Куркудан малай башта бер ни дә сөйләмәде, аннары гына бөтен хәлне сөйләп бирергә булды. Барын да аңлагач, малайның әти-әнисеннән штраф түләтеп, Әлфирне җибәрделәр.

Кайткач малайны әти-әнисе белән озак кына итеп сөйләшү көтте. Әти-әниләре Әлфиргә ул егеттән курыкмаска киңәш итте. Бу хәлләрдән соң Әлфир үзенең ялгышканын аңлады һәм “Вконтакте” социаль челтәрендә уен группасыннан чыкты. Илгизне дуслыктан алып ташлады. Шундый вакыйгалар белән кышкы каникуллары да узып китте.

Укулар башланды... Әлфирнең бер дә мәктәпкә барасы килмәде. Уку һәм спорт алдынгысы булган малай кинәт юкка чыкты, спорт секциясенә йөрми, дәресләрдә “икеле”ләр ала, кайбер вакытта мәктәпкә бөтенләй бармый кала. Тәртип бозганы өчен атна саен мәктәп линейкасында аның исеме әйтелә башлады.

Өч ай эчендә ниләр булганны бер алар гына белә. Әлфирнең гаиләсе өчен бу иң авыр вакыт булып санала.

Шулай итеп язгы каникул да җитте. Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы. Җыелыштан соң сыйныф җитәкчесе Әлфирнең әнисен сөйләшергә дип алып калды.

- Сезнең улыгыз белән ни булды? – дип сорады укытучысы. – Ул бит шундый тырыш, яхшы билгеләргә генә укый торган малай иде. Кайбер вакытта дәресләр дә калдыра.

Әнисе ни дип җавап бирергә белмәде.

- Без үзебез дә аптырадык инде, ни булгандыр аңа, өйдә көн дә ызгыш, талаш, – дип җавап бирде Әлфирнең әнисе. – Ярар, мин аның дусты белән сөйләшеп карармын әле, бәлки ул беләдер ни булганлыгын.

Җыелыштан соң әни кеше үз баласы өчен кайгырып, күңелсез генә өйгә кайтты. Улына ничек тә ярдәм итәсе килә иде аның.

Кайту белән әнисе улының дусты Ринатка шалтыратты.

- Ринат балам, әйт әле, Әлфирем белән ни булды?

- Апа, мин үзем дә аның өчен кайгырам, тик ничек ярдәм итәргә белмим, – дип җавап кайтарды Ринат.

- Сез аның белән бик яхшы дуслар. Алда каникуллар, син аны берәр кая чакыр әле, күрешеп сөйләшеп кайтыр идегез. Ул бит компьютерыннан да аерыла алмый, диде әни кеше.

- Ярар, апа, кайгырмагыз, бүген үк чакырырмын, – дип Әлфирнең әнисен тынычландырды егет.

Әлеге тормышыннан Әлфир үзе дә канәгать түгел, нәрсә әшләргә дә белми иде, авыр иде аңа. Җиңеллек теләп, Әлфир тагын үлән тартып карарга булды, чөнки аны тартканнан соң аңарга җиңел һәм рәхәт булып китә. Илгизгә язып, малай үлән ала. Кулланган вакытта Әлфирнең күз алдында ялкын барлыкка килде. Әлфир алдында Әлфия килеп чыкты һәм Әлфиргә әндәште:

- Әлфир, син ни эшлисең? Ни өчен син шул үләнне тартасың, үз язмышыңны ни эшләтәсең? Нинди әйбәт малай идең, спортта, укуда уңышларың бар  иде. Зинһар, үз тормышыңны үзгәрт, элекеге кебек бул – дип әйтте. Менә ул телефонга Ринаттан килгән хат тавышына сискәнеп китте, чөнки тарткан үләннең тәэсире тәмамланган иде инде.  Әлфиянең күз алдына килеп басканы галлюцинация икәнлеген аңлады.

Ринат башта Әлфиргә шылтыратты, тик ул телефонын алмады. Шуннан Ринат хат язарга булды. Шул килгән хаттан Әлфир сискәнеп китте дә инде.

“Сәлам, Әлфир дус. Хәлең ничек? Шылтыраткан идем, син телефоныңны алмадың. Нәрсә булды синең белән? Сөйләшмисең дә, секциясиягә дә йөрмисең, укуың да начарланды. Әйдә, берәр көнне шугалакка барабыз” – дигән эчтәлекле хат җибәргән иде Ринат.

- Ярар, әйдә күрешәбез, – дип язды Әлфир аңа җавапта.

Бу галлюцинациядән соң малайның әлеге тормышын үзгәртәсе килде, шуңа күрә дә ул Ринат белән күрешергә теләде, шугалакта яңа дуслар табармын дип уйлады.

Икенче көнне Ринат Әлфир дустына килде һәм алар бергә шугалакка киттеләр. Шугалакка килсәләр, анда Әлфия үзенең сыйныфташ кызлары белән тора иде. Әлфир аларга игътибар итмәскә тырышты һәм дусты белән күңелле итеп бозда шудылар.

Кинәт, бервакыт Әлфия яглыш егылып китте һәм озак кына тора алмый ятты. Дуслары йөгерешә башлагач, Әлфир кыз янына ашыкты. Әлфия аягын сындырган булып чыкты. Кызның сыйныфташлары ашыгыч ярдәм чакыртканчы, мәктәптә биология һәм тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресен кызыксынып укыган, медицина өлкәсендә укырга теләгән Әлфир кызга тиз генә беренче ярдәм күрсәтте.

Әлфиянең дус кызлары малайның бу осталыгына шак катып карап тордылар.

Бу хәлдән соң Әлфиянең дусты Ирина Әлфиргә ничек ул аларның дуслыгын юк иткәнлеген ачыктан-ачык сөйләп бирергә булды.

- Әлфиянең өйдә компьтеры булмаганлыктан, ул миңарга “Вконтакте”да утырырга килә иде. Һәм без икәүләп сиңа хат яздык. Хәтелисеңдер, “Мин 7нче сыйныфта укучы Рөстәмне яратам”, – дип язган иде Әлфия. Әлфия язмады аны, мин язган идем. Чөнки мин Рөстәмгә гашыйк булып йөрим, ә ул миңа игътибар да итми. Шуңа күрә сезнең Әлфия белән дуслыгыгызга нык итеп көнләштем, арагызны суытырга тырыштым һәм моңа ирештем. Мәктәптә дә: “Әлфир Әлфияне ярата”, дип  мин сүз тараттым. Аның исеменнән сиңа хат тапшырдым. Бүгенге хәлне күргәч, мин үземнең гәебемне таныдым. Сезнең алдыгызда гафу үтенәсем һәм сезне дуслаштырасым килә.

– Әйдә иртәгә больницага кил, – диде Ирина Әлфиргә.

– Без дә синең белән дус булырга телибез, – дип әйтте Әлфиянең калган сыйныфташлары.

- Мин сезнең тәкъдимегезне кабул итәм. Мин дә сезнең белән дус буласы килә – дип җаваплады Әлфир.

Икенче көнне Әлфир белән Әлфия аңлаштылар. Әлфир көн дә Әлфия янына больницага йөрде, аңа ярдәмләште, булышты. Шулай итеп аларның дуслыгы яңадан ялганып китте.

Әлфтя белә кабат дуслашканга Әлфир бик шатланды. Укуы да, тәртибе дә яхшырды аның, хәзер малай турында линейкада гел мактау сүзләре генә яңгырый. Спорт секциясенә теләп йөри башлады.

Әлфир көн дә Әлфия янына килеп, кызның калдырган дәресләрен аңлатты, өй эшләрен бергә эшләделәр. Әкренләп аңа торырга, йөрергә ярдәм итте. Шулай итеп, дүртенче чирек үтеп китте. Алар икесе дә җәйге каникулны нык көттеләр.

Менә ул җәйнең беренче көне. Әлфиянең аягы савыкты, хәзер ул йөгерә дә йөри дә ала. Кызны больницадан чыгардылар. Малай бик нык шатланды. Әлфияне ул больница алдында чәчәк бәйләме белән каршы алды һәм кич күрешергә сүз куештылар.

Кич алар очраштылар һәм җитәкләшеп баеп килгән кояшка таба йөгерделәр.

Радим ГЫЙЛӘҖЕВ.

Балтач районы.

Фото: 720rip.ru

Читайте нас: