Барлык яңалыклар
Чаткылар
26 июль 2023, 16:37

Дәһшәтле сугыш еллары…

Нәгыймә үкереп елый башлады. Нишләргә сон? Нишләргә?!…

Дәһшәтле сугыш еллары…
Дәһшәтле сугыш еллары…

Нәгыймә үкереп елый башлады. Нишләргә сон? Нишләргә?!…

 

Көннәрдән бер көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы безгә бик җаваплы эш кушты.

— Балалар, сез сугыш яланында яки тылда булган кешеләр турында хикәяләр язып карагыз әле,- диде ул.

Без барыбыз да җитди уйга чумдык.

Сугыш… Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул күпме кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш….Менә шушы дәһшәтле елларның шаһиты булган бик күпләрнең һәм әбиемнең шул вакыттагы язмышын уйлавым, кул астымда булган әбиемнең документларын укып, аның сөйләгәннәренә нигезләнеп, мин тыл батырлыгы хакында уйлана башладым .

Озак та үтмәде, хикәяләр язарга бирелгән көнебез килеп тә җитте. Кыңгырау шалтырады, дәрес башланды. Без чиратлашып хикәяләребезне укый башладык. Чират миңа да килеп җитте.

…1942 ел. Нәгыймҗан сугышка киткән иде инде. Шул чорда Нәгыймәнең иңбашына бөтен эш өелде. Эш кенә түгел, балаларын да аякка бастырасы бар. Кызлары Венера һәм Рәзилә әтисез калды. Бигрәк сабыйлар иде әле. Шул авырлыкларга бирешмичә, Нәгыймәгә балалар хакына түзәргә кирәк иде.

Таң ату белән Нәгыймә ындырга ашыкты. Авылда шул хәтле рәхәт иде! “Бигрәк матур җирдә яшибез. Бакча артындагы таллыкта сандугачлар сайрый, ерак түгел гөрләп аккан чишмә суы тавышын да ишетеп була”, – дип йөгерә -атлый сарайга кереп китте. Сыерын сауды, сарыкларына су эчерде. Шул эшләрне эшләгәнче көтү куар вакыт килеп тә җитте. Нәгыймәнең сарыклары бер-бер артлы урамга чыгып чаптылар һәм көтүгә барып кушылдылар. Көтүне озаткач, Нәгыймә балалары белән утырып иртәнге ашын ашады да, тизрәк эшкә җыена башлады. Авылда ир-ат аз булу сәбәпле, бөтен эш хатын — кыз иңнәренә төште. Нәгыймә дә читтә калмады. Ул күрше Яңыш авылында иң алдынгы шофер булып эшли иде. Кинәтт капка келәсе шылтырады. “Иртән иртүк кем йөри икән?”- дип, уйлады Нәгыймә шомланып. Ул да булса колхоз рәисе иде.

Ишектән керү белән:

  • Нәгыймә, син машинаңны Уфага илтергә тиешсең, аннан аны фронт

сызыгына алып китәләр,”- диде ул. Нәгыймә күңеле белән каршы килергә уйласа да, “бара алмыйм” дип әйтергә вөҗданы җитмәде. “Минем кызларым тыңлаучан, бер-берсе артыннан карап торырлар. Еракка китмим бит, Уфага гына барып кайтам,” – дип, ризалашты.

Икенче көнне, иртән иртүк юлга чыкты.

Озак та үтми ул Уфага килеп җитте, машинасын хәрби корпуска кертеп куюы булды, артыннан берәү боерык бирде :

  • Машиналарны фронтка ук илтергә кирәк, әле яңа гына хат килде.

Шул сүзләрне ишеткәч, Нәгыймәнең өстенә салкын су сипкәндәй булды, ул нишләргә белмәвеннән таш кебек катты, аяк буыннары йошарып, бөгелеп төште һәм күз яшьләренә ирек бирде.

“Каһәр суккан фашистлар, күпме авырлык китерәләр, ә балалар, газиз балаларымны кем карар?!”– дип ачыргаланды хатын.

Нәгыймә үкереп елый башлады. Нишләргә сон? Нишләргә?!…

Бервакыт Нәгыймәнең колагына бер тавыш керде, ул як-ягына борылып карый, бер кеше дә юк, тик ул, берүзе…

– Апакай, апакай ник елыйсыз, нәрсә булды?- диде янына йөгереп килеп бер таныш түгел егет.

  • Еламаслыкмы ни, балакаем, машинаны фронтка илтергә кирәк, өйдә

кечкенә балаларым калды, аларны карарга кеше юк”, – диде Нәгыймә буылып елый-елый.

Егет уйлады-уйлады да:

— Бирегез машина ачкычын, үзем илтеп куям, ә сез тыныч күңел белән балаларыгыз янына кайтыгыз, – диде.

Нәгыймә шул сүзләрне ишеткәч, шатлыгыннан егетне кочаклап алды. Ул күз яшьләрен сөртә-сөртә:

— Рәхмәт сиңа, балам, мең рәхмәт сиңа,– диде ул. Шул вакытта аның  борчулы йөзенә ягымлы елмаюы таралды.

Егет озак көттермичә юлга чыкты. Нәгыймә дә йөгерә –атлый, рәхмәтен, белгән догаларын укып кайтыр якка борылды.

Уфадан җәяү кайтырга туры килде аңа. Ләкин бу сиксән чакрым араны ул коштай очып үткәндәй булды. Чөнки ул газиз балалары янына кайтып бара иде.

Кайтып җиткәч, Нәгыймә балаларын куенына алып кочаклап, маңгайларыннан үбеп алды, һәм шушы булып үткән вакыйганы яңадан күз алдыннан кичереп, татлы йокыга талды.

 

Диләрә Әмирова, 8 сыйныф.

Благовар районы  Шырлык  мәктәбе.

Фото: gas-kvas.com

Читайте нас: